Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучының җан авазы: түләү – гадел түгел, аттестация – җитәкчелек кулында, таләп – югары

Бу чыгышны «укытучының җан авазы» дип бәяләделәр. Гәрчә аны укытучы түгел, ә гомере буе социаль өлкәдә хезмәт куйган ханым җиткерә.

news_top_970_100
Укытучының җан авазы: түләү – гадел түгел, аттестация – җитәкчелек кулында, таләп – югары
Фото: Видеодан скриншот

Ульяновск өлкәсенең Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Екатерина Сморода Россия Президенты Владимир Путин белән туры эфирда 15 минут дәвамында мәгарифнең барлык актуаль проблемаларын атады. Әлеге чыгышта яңгыраган актуаль мәсьәләләрне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

«Укытучы булырга тиешлеләрнең күпчелеге маркетплейсларда менеджер булып эшли»

Мәктәпнең төп кыйммәте – анда эшләүче кешеләр, укытучылар. Бүгенге көндә укытучылыкның хәле безнең киләчәк буынның белем сыйфатына бәйле. Мәктәпләрдә укытучылар дефициты – 250 мең, һәм бу – вакансияләр буенча гына исәпләү.

1 укытучы кайвакыт 3 кеше өчен эшләргә мәҗбүр, шул ук вакытта кайчак ул үз профиле буенча гына укытмый. Минем, мәсәлән, бер үк укытучының география, биология, чит тел һәм хәтта музыка укытканын күргәнем бар. Кадрлар кытлыгы аркасында кайвакыт бөтен учреждениеләр ябыла. Бу, үз чиратында, кечкенә торак пунктның «үлеменә» китерә, чөнки мәктәп – социаль-мәдәни үзәк.

Кызганыч, педагогик вузларга балалар бик аз килә. Быел абитуриентларның ике тапкыр күбрәк гариза бирүләрен белдерсәләр дә, алар барыбер башка һөнәрләр сайлаган. Мәктәпләргә вуз бетерүчеләрнең бары 10 проценты гына килә, чынлыкта тагын да азрак. Укытучы булырга тиешлеләрнең күпчелеге маркетплейсларда менеджер булып эшли.

Яшь педагоглар да мәктәптәге эшкә беренче елны ук түзә алмый. Бу, беренче чиратта, бүген педагогик кадрларда һәм мәктәп укытучыларында иң югары йөкләнеш булуы белән бәйле. Быел әлеге йөкләнеш күп тапкырлар артты. Бу, беренче чиратта, үткәрелгән реформа, яңа федераль белем бирү стандартларына, яңа федераль белем бирү программасына күчү, бердәм белем бирү киңлеген цифрлаштыру белән бәйле. Ә тиешле программаларның дәреслекләре булмау – зур проблема.

Заманча дәрес таләпләре бик югары. Укытучылар, дәрескә әзерләнгәндә, кайвакыт 10 чыганакка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Бу – көненә 6 сәгатькә кадәр вакытны ала. Бу – факт. Ә укытучының хезмәт хакы бары тик дәрес сәгатьләре өчен генә түләнә, һәм бу – гаделсезлек.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә дәреслекләр булу бик мөһим. Бүген яңа ФГОСлар һәм программалар өчен дәреслекләр әзерләп чыгару – озак, күп вакыт таләп итә торган һәм финанс чыгымлы процесс. Шуңа күрә укытучылар, электрон версияләргә тулысынча күчү булыр, дип борчыла. Дәреслекләрне безнең балалардан тартып алырга ярамый.

«Сыйныф җитәкчеләренең үз гаиләләренә вакыты да калмый»

Сыйныф җитәкчесенә йөкләнеш эш сәгатеннән шулкадәр артты ки, аларның үз гаиләләренә вакыты да калмый. Укытучылар һәр бала, һәр гаилә өчен җаваплы, мәктәпләрдә дә, мәктәптән тыш та: һәр гадәттән тыш хәл өчен укытучыларга шелтә яки шунда ук эштән азат итү яный. Шуңа күрә сыйныф җитәкчеләренең, хөрмәтле Владимир Владимирович, җаваплылык зонасын регламент белән билгеләү кирәк.

Өстәвенә, бүген укытучылар күпсанлы диктантлар, олимпиадалар үткәрүгә әзерлек, балаларның төрле проектларда, чараларда катнашуын оештыру белән мәшгуль. Укытучылар, балалар укытасы урынына, мәгълүмат туплау, отчетлар бирү белән мәшгуль.

Югарыдан килгән биремнәр еш кына абсурд кебек. Аларны башкармасаң, эштән куылу куркынычы яный. Мәсәлән, яңа санлы платформа ярдәмендә өч шалтырату ясарга, һәм бу шалтыратуларның кемгә ясалуы мөһим дә түгел. Шул ук вакытта педагоглар, цифрлы системага өйрәтүне күрсәтү өчен, оператив киңәшмәләрдә утырганда да бер-берсенә шалтыраталар.

Яки, мәсәлән, ата-аналарны балаларының социаль челтәрләрендә аккаунтлар алып барырга мәҗбүр итәләр. Һәм укытучылар әлеге аккаунтның ничек алып барылуын күзәтә. Укытучылар дәрестән тыш вакытта балаларның нәрсә белән шөгыльләнүен, бөтен гаиләнең ничек яшәвен белергә тиеш, имеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, шул ук вакытта безнең дошманнар да балаларның социаль челтәрләрдәге барлык аккаунтларын һәм социаль профильләрне җентекләп күзәтеп бара. Балаларның – киләчәктә Ватанны саклаучыларыбызның – нәрсә яратканын, нәрсә белән кызыксынуларын, кем белән аралашканын белеп торалар.

Барысын да тәртипкә китерергә һәм тәвәккәл чаралар күрергә кирәк, ә иң мөһиме – бу зур көндәлек хезмәтне лаеклы һәм гадел бәяләргә кирәк.

«Чит илдән килгән балалар рус телен белми яисә бик начар белә, аларны өйрәтеп, дәреснең сыйфаты төшә»

Укытучыларга йөкләнеш якын чит илләрдән күченүчеләрнең балалары мәктәпләргә күп килүе белән дә арта. Алар, кагыйдә буларак, тиз арада Россия Федерациясе гражданнары булалар һәм безнең законнар буенча яши башлыйлар.

Быел без уздырган Бөтенроссия мониторингы мәгълүматларына караганда, чит илдән күченеп килүче төрле яшьтәге балаларның, шул исәптән яшүсмерләрнең, 20-50 проценты русча бөтенләй сөйләшми яки рус телен бик түбән дәрәҗәдә белә. Укытучылар дәрестә рус сүзләренең мәгънәсен аңлату өчен карточкалар кулланырга мәҗбүр. Бу класста үзләренең туган теле рус теле булган балаларның хокукларын да боза. Укытучыларның рус телен чит тел буларак укыту компетенциясе дә юк, уку әсбаплары да юк.

Ә быел расланган ведомство боерыгы буенча, русча белми торган балаларны рус теленә өйрәтү – ул финансланмый торган факультатив. Телибез өйрәтәбез, телибез өйрәтмибез – барысы да мәктәпләр ихтыяҗында. Ул мәктәпләр өчен тәкъдим итү характерында гына оештырылган.

Рус телен чит тел буларак укытуның федераль дәүләт белем бирү программасы бөтенләй каралмаган. Шулай итеп, чит илдән килгән, рус телен белмәгән укучының социаль, мәдәни һәм иң элек тел адаптациясен оештыру – укытучыларда һәм мәктәпләрдә кала. Мондый белем бирү оешмаларында белем бирү сыйфаты шактый төшә, мәктәпләр ведомство рейтингларында позицияләрен һәм финанслауларын югалталар. Бу – парадокс.

Бүген бу процессны тәртипкә китерергә кирәк. Беренче чиратта, Россия Федерациясенең Мәгариф турында 273нче Федераль Законына үзгәрешләр кертү мөһим, ягъни рус телен белмәгән балаларга махсус шартлар тудырырга кирәк булуын тану мөһим. Бу – кулланмалар, программалар булдыру, укытучыларны махсус әзерләү. Мондый балалар өчен рус телен интенсив өйрәнү һәм акрынлап кертү өчен махсус адаптация сыйныфлары булдыруны тәэмин итәргә кирәк, ягъни мондый балаларны белем бирү процессына, инде формалашкан сыйныфларга интеграцияләү. Һәм, һичшиксез, алга таба ФГОСны, белем бирү программаларын төзәтү һәм, әлбәттә, методик ярдәм кирәк.

«Педагогларны аттестацияләү гаделсез башкарыла: барысы да мәктәп җитәкчелеге карамагында»

Бүген шулай ук мәктәп коллективлары җитәкчелеге тарафыннан педагогларны аттестацияләү гаделсез башкарыла. Яңа система быел кертелде, әмма анда аттестацияләнә торган педагогка субъектив караш тагын да ныграк күренә, чөнки аттестация комиссияләре белем бирү оешмасында төзелә. Нәтиҗәләрне шикаять итү процедурасы каралмаган, апелляция инстанциясе юк, категорияне бирүдән баш тарту өчен бәяләү критерийлары да юк. Барысы да мәктәп җитәкчелеге карамагында кала.

Безнең карашка, мәктәп дәрәҗәсендәге аттестация комиссиясенең гаделсез карары белән ризасыз һәр педагогка мөрәҗәгать итү өчен апелляция комиссияләре булдырылырга тиеш.

Алар муниципаль мәгариф идарәсе органнары дәрәҗәсендә, яисә профильле төбәк министрлыклары дәрәҗәсендә булса, тагын да яхшырак.

«Ата-аналар таләпчән: белем алуны хезмәт күрсәтү юнәлеше дип беләләр»

Бүгенге көндә теләсә кем социаль челтәрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында теләсә кайсы укытучыга яла яга ала, берәр нинди видео куярга, комментарий калдырырга, язышуны күрсәтергә, педагогның гамәлләрен дискредитацияләргә мөмкин. Укытучылар үзләренең яклаучылары булмауларын сизә. Кайвакыт яхшы язмаларга калдырылган комментарийларны укыйсың да: бездә укытучылар түгел, ә шәхси тормышлары да булмаган монстрлар икән, дип уйлыйсың.

Педагоглар бүгенге көндә мәктәпләр дәрәҗәсендә конфликт комиссияләре булдыру инициативасы эшләячәгенә ышанмый. Бездә ата-аналар таләпчән, белем алуны хезмәт күрсәтү юнәлеше дип беләләр. Шунда ук Президентка мөрәҗәгать итәргә күнеккәннәр, ул бөтен мәсьәләне дә хәл итә ала. Моның өчен директорлар һәм укытучыларны эштән куалар.

Безнең карашка, укытучының статусын дискредитацияләүче мәгълүмат тарату өчен җаваплылык булдырырга кирәк.

Ягъни Интернет челтәренә укытучының дәрәҗәсен төшерә торган видеолар һәм комментарийлар калдырган өчен, фейклар өчен җаваплылык билгеләү дөрес булыр. Нәкъ армиянең гамәлләрен дискредитацияләгән өчен кебек үк.

Укытучы һөнәре хезмәт күрсәтүче белән ассоциацияләнергә тиеш түгел. Ул дәрәҗә булырга тиеш.

Мәктәп укытучысының эше – югары белемле кешеләрнең фидакарь хезмәте икәнен безнең җәмгыять истә тотарга тиеш. Укытучы безнең балаларга белем бирә, дөньяга карашларын формалаштыра, һәм нәкъ менә алар Ватанны саклаучыларны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Бу – аларның илебезнең киләчәгенә керткән зур өлеше.

Владимир Путин җавабы: «Сез әйткән һәр сүз – мөһим»

Екатерина Вячеславовна, ничек җавап бирергә дә белмим, чөнки сез чыгышыгызга әйткән һәр сүз – мөһим! Бик мөһим өлкә: мәктәп, укыту, дәреслекләр, хезмәт хакы, педагог һөнәренең абруе. Сыйныф җитәкчелеге һәм аның эшчәнлегенең регламенты хакында үземә билгеләп куйдым, министрлык белән игътибар белән караячакбыз, министрлыкка тиешле йөкләмәләр бирермен. Минем өчен отчетлар турында бераз көтелмәгән булды. Педагогның эшен цифрлаштыру белән бәйле чаралар укытучының эшен җиңеләйтергә һәм әзәйтергә тиеш, эшендәге бюрократик алымнарны бетерү өчен юнәлдерелгән иде. Бу хакта да министрлык белән сөйләшәм. Вәгъдә итәм!

Мигрантлар балаларына килгәндә, бу – җиңел тема түгел. Сез әйткәннәрне сүзен-сүзгә диярлек язып алдым. Бу мәсьәләләрне хәл итү турында уйларга кирәк, әлбәттә. Балалар укырга тиеш, ләкин рус телле балаларның укыту процессына комачау итәргә тиеш түгел. Бу проблема юк дип, күз йомарга ярамый. Тәкъдимнәр әзерләргә кушачакмын. Сезне дә чакырырбыз.

Педагогларның абруен төшерү турында. Бу – сез тукталган иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Без заманча мәгълүмат киңлегендә яшибез. Мин хәзер детальләргә тукталып та торасым килми, ләкин, берсүзсез, укытучыларны аларның тормышына тыкшынудан сакларга кирәк. Бу хакта яхшылап уйларга һәм тиешле карар кабул итәргә кирәк, диде Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100