Дәүләт Думасындагы «Гадел Россия» фракциясе депутатлары укытучыларның хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакының кимендә 200 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим итте. Алар РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко исеменә мөрәҗәгать юллаган. «РИА Новости» шул хакта хәбәр итә.
«Безнең фракция педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакын реформалау параметрларын закон нигезендә ныгытырга тәкъдим итә: укытучыларның хезмәт хакы Россия Федерациясе субъекты буенча уртача хезмәт хакының кимендә 200 проценты күләмендә, бер ставка исәбенә билгеләнергә тиеш», — диелә мөрәҗәгатьтә.
Шулай ук хезмәт хакының структурасын норматив рәвештә билгеләргә тәкъдим ителә: оклад хезмәт хакының кимендә 70 процентын тәшкил итәргә, ә стимуллаштыручы түләүләр өстәмә характерда булырга һәм ачык, аңлаешлы критерийлар буенча бирелергә тиеш.
Моннан тыш, депутатлар педагоглар өчен бердәм хезмәт хакы системасын гамәлгә кертүне хупларга чакыра. Бу чара төбәкләр арасында хезмәт хакы тигезсезлеген бетерү һәм укытучыларның хезмәт хакының төп параметрларына карата федераль дәрәҗәдә бердәм таләпләр кертү максатын күздә тота, диелә хәбәрдә.