Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларның торак шартларын яхшырта торган закон әзерләнгән

news_top_970_100
Укытучыларның торак шартларын яхшырта торган закон әзерләнгән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары торакка мохтаҗ буларак исәптә торган укытучыларның торак шартларын беренче чиратта яхшырту хокукы бирә торган закон проекты әзерләгән. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Проект авторлары – партия лидеры, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Думаның фән буенча комитеты башлыгы Сергей Кабышев.

«Закон проекты торакка мохтаҗ кешеләр буларак исәптә торган педагогия хезмәткәрләренә торак шартларын беренче чиратта яхшырту хокукы бирүне күзәдә тота», – диелә закон проектының аңлатма язуында.

Документта әйтелгәнчә, укытучылар балалар тәрбияләүдә, рухи һәм патриотик кыйммәтләр булдыруда төп роль башкара, шуңа күрә аларга формаль гына түгел, ә реаль социаль гарантияләр, шул исәптән торак та кирәк.

Закон проекты «чиратсыз торак бирүне» күпкә реаль булган «торак шартларын беренче чиратта яхшырту» хокукына үзгәртергә тәкъдим итә.

Шулай итеп, педагогларны торак белән тәэмин итүнең күпкә төгәл һәм сыгылмалырак ысулы күздә тотыла. Бу – территория үзенчәлекләрен исәпкә ала һәм төбәкләргә үзләренең ярдәм төрләрен булдырырга мөмкинлек бирә.

«Безнең закон проекты Россиядә педагогия хезмәткәрләренең торак хокукларын тәэмин итү механизмнарын камилләштерүгә юнәлгән», – дип сөйләгән Миронов РИА «Новости»га.

Аның сүзләренчә, проблема да бар: «Мәгариф турында» гамәлдәге закон укытучыларга социаль найм килешүе буенча торакны чиратсыз алу хокукы бирә, әмма Торак кодексы аларны мондый хокукка ия гражданнар исемлегенә кертми.

«Бу әлеге гарантияне бары тик формаль гына итә, ә «Гадел Россия» депутатлары әзерләгән закон проекты бу каршылыкны бетерүгә юнәлгән», – дип сөйләгән сәясәтче.

Миронов сүзләренчә, закон проектында педагогларга торак махсуслаштырылган дәүләт һәм муниципаль торак фондыннан бирелергә тиеш, торак субсидияләрен бирү һәм ташламалы ипотека программалары булдыру каралган.

«Безнең максат: укытучыларның торак проблемаларын хәл итәргә, һөнәрнең абруен күтәрергә һәм квалификацияле кадрларны мәгариф өлкәсенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк төгәл норматив база булдыру», – дип йомгаклаган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100