«Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов укытучыларны, хакимият вәкилләрен яклаган кебек үк, мыскыллаулардан яклый башларга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Законда хакимият вәкилен мыскыл иткән өчен җәза каралган. Укытучыларны яклау өчен шундый ук чаралар кертергә кирәк», – дип белдергән Миронов.
«Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе гражданнар өчен 5 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр административ штраф билгеләргә тәкъдим итә, дип аңлаткан депутат.
«Массакүләм мәгълүмат чараларында яки социаль челтәрләрдә мыскыллаган өчен штрафны тагын да күбрәк итәргә кирәк. Бу – укытучыларга карата тупас кыланмышлар санын киметергә һәм педагогларга эшләрен башкару өчен нормаль шартлар булдырырга ярдәм итәчәк, дип ышанам», – дип өстәгән сәясәтче.
Миронов сүзләренчә, укытучыларга карата мыскыллаулар һәм дорфа мөнәсәбәт белән Мәгариф министрлыгы каршындагы педагогларның намусын һәм абруен яклау советы көрәшергә тиеш булачак. «Күптән актуаль булган проблеманы хәл итәргә теләү – мактаулы эш. Ләкин моны киңәшләр белән генә эшләп булмаячак», – дип саный депутат.