news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укытучыларга яңалык: эш күпмедән артмаска тиеш?

news_top
Укытучыларга яңалык: эш күпмедән артмаска тиеш?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Төньяк Кавказ федераль округы субъектларында мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә багышланган киңәшмә барышында укытучыларның эш йөкләмәсен бүлүгә игътибарлырак карарга кирәклеге турында белдерде. Бу хакта «Газета.ру» яза.

«Мәгариф министрлыгы башлыгы педагогик кадрлар белән бәйле мәсьәләләргә аерым тукталды. Ул укытучыларга йөкләнешне нормага китерү кирәклеген ассызыклады. Йөкләнеш 1,4 ставкадан артмаска тиеш, дип белдерде». Бу хакта очрашу нәтиҗәләре буенча релизда язылган.

Шулай ук Кравцов җыелучыларның игътибарын мәктәп хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы мәсьәләне тикшерүгә юнәлтүне сорады.

Ведомство җитәкчесе хезмәттәшләрен мәгариф өлкәсендә яңа объектлар төзүгә, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга зур игътибар биргәннәре өчен мактады.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 май 2025
    Исемсез
    Укытучынын оклады 21000, әгәр 1,4 ставка калса, мөгаен, тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы да түләрләр. Әлегә 2ставка эшләргә мәҗбүр укытучы халкы, аларнын да ипотека,кредит түлиселәре бар.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар