Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларга бүләк бирү: ничә сумнан ришвәт санала?

Бүген укытучыларга гына түгел, төрле түгәрәк алып баручыларына, музыка җитәкчесенә, спорт тренерларына бүләк алыр өчен ата-аналар акча җыелыша. Бүләк белән ришвәт - бер-берсеннән аерыламы? Укытучылар үзләре бүләккә ничек карый? Барысы хакында да «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Укытучыларга бүләк бирү: ничә сумнан ришвәт санала?
Салават Камалетдинов

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дисәләр дә, әниләр чатларында әледән-әле: «Тәрбиячегезгә, укытучыгызга нәрсә бүләк иттегез, ничә сум акча җыйдыгыз?» кебек сораулар туып тора. Күзәтүләрем буенча, соңгы арада укытучыларга чаба-чаба аерым бүләк ташучылар да күбәеп китте. Укытучыларга гына түгел, төрле түгәрәкләр алып баручыларына, музыка җитәкчесенә, спорт тренерларына бүләк алыр өчен дә акча җыябыз. Саный китсәң, бәйрәмнәре дә шактый җыела: Белем көне, тәрбиячеләр, укытучылар бәйрәме, туган көннәр, Яңа ел, 23 февраль, 8 март, Соңгы кыңгырау. Гаиләдә ике укучы бала булып, берәр генә түгәрәккә йөрсәләр дә, галәмәт чыга.

Без дә бирәбез бүләкне, каршы да түгелмен. Киресенчә, чын йөрәктән газиз балаңа белем бирәм дип омтылган укытучыны һөнәри бәйрәме белән ничек котламыйсың ди инде? Матур чәчкә бәйләме белән бер сертификат жәлмени? Бу бит ким дигәндә 30 баладан.

Яраткан тәрбиячеләренә күчтәнәч алып барырга сораган улыма да каршы килә алмыйм. Яшерен-батырын түгел, туган көннәрендә чәй эчәргә дип торт та пешереп бирдек. Яратып, хөрмәт итеп. Җәйдән соң 1 сентябрьдә балалар бакчасына барганда тәрбиячеләребез өчен кулга тоткан аллы-гөлле чәчәк бәйләме дә күңелләрне күтәрә, яхшы кәеф өсти. Яраткан укытучылары, тәрбиячеләренә кечкенә генә бер шоколад биреп, бәйрәм белән котлау сабыйлар өчен үзенә күрә бер дәрәҗә дә әле. Үзләре өчен авторитет булып саналган кешене якын күрүләрен алар шулай күрсәтергә тели. Бу да начар түгел.

«Күп нәрсә ата-аналар комитетына кем туры килүенә бәйле»

Биш яшьлек кызын бию түгәрәгенә биргән Лилия зарлана. «Балаларыбыз 25 минутлык бию дәресләренә йөри. Бәйрәм саен түгәрәк җитәкчесенә 2-3 мең акча, чәчәк бәйләме бүләк итәбез. Бәйрәм саен кимендә 500 сумнан җыелабыз дигән сүз. Соңгысында зарланган идем дә, бүләкне үзең ал дип, акчаларын миңа җибәрделәр. Кеше саен 200 сум тирәсе җыйдым. Минемчә, эше булмаган аналар шулай кылана. Кайвакыт бигрәк арттыралар. Бер ата-ананың ике баласы булса, алар икешәр түгәрәккә йөрсә, күпме акча бәйрәмгә генә кирәк дигән сүз!» – ди ул.

Күп нәрсә сыйныфның, төркемнең ата-аналар комитетына да бәйле. Чынлап та, кайвакыт бу юлда әти-әниләр арттырып җибәрә башлый. Бәйрәм саен бүләк кыйммәте дә арта бара. Кайбер актив аналар балага карата укытучы мөнәсәбәтен бүләкләр ярдәмендә хәл итеп була дип ышана.

Фото: © Салават Камалетдинов

Баламны 1 сыйныфка биргәндә, бу өлкәдә инде тәҗрибә туплап өлгергән танышларым үземне алдан өйрәтеп куйды: «Бәйрәм саен укытучыгызга аерым бүләк алып бир. Сыйныфтан уртак бүләк тә булсын, син тагын аерым да бир. Менә шунда синең балаңа караш та башка төрле булачак», – диде ул үз тәҗрибәсеннән чыгып. Аерылып йөрергә яратмыйм, үзгә мөнәсәбәт тә кирәк түгел, тиешенчә булсын. Зуррак, кыйммәтлерәк бүләк биргәннән генә баланың башына белем күбрәк кермәс ул. Укытучыбызны яратабыз, хөрмәт итәбез, тик әле бер генә тапкыр да аерым бүләкләгәнем булмады.

Ә менә дустым, киресенчә, бәйрәм саен баласының кулына укытучыга аерым чәчкә, бүләк тоттырып җибәрә. Икенче сыйныфта укыган малайның тәртибе һәм укуында алга китеш белән әнисенең мактанганы гына юк әле. Шулай да «Баламны юкка кыерсыта инде», – дип укытучыдан зарланып кына тора. Күзәтүләрем буенча, балаларын болай итеп кайгыртучы аналар сыйныф саен бер-ике була инде.

«Яхшы билгегә өметләнеп бүләк бирүчеләр дә бар»

Укытучыларга бүләк бирү хакында блогер Айгөл Тимернең дә фикерен белештем. «Без кызым укыган сыйныфта ел буена ике мең сумнан җыелабыз. Монда бөтен нәрсә кергән инде: су да, туган көннәренә кечкенә генә бүләкләр дә, бәйрәмнәргә тәмле әйберләр алу да. Укытучыларга һөнәри бәйрәмнәренә, туган көннәргә, Яңа елга бүләкләр дә шуннан чыгып түләнә. Чәчәк бәйләме, бүләк яки акча салынган конверт бирәбез. Параллель класслар бар, анда бер бәйрәмгә генә укытучыга 8 мең сум итеп, конвертка акча тыгып бирәләр. Укытучылары үзе дә белгертә нәрсә кирәген. Беренче бәйрәмдә үк артык җыелмыйбыз дип, алдан ук сөйләшеп куйдык. Чөнки аннары көткән бүләк һәм чынбарлык арасында аерма булырга мөмкин. Бездән әллә нәрсәләр өмет итәрлек булмасын, дидек. Бу инде ата-аналар комитетында нинди кешеләр эшләве һәм аларның ни дәрәҗәдә акыллы булуыннан да тора.

Безнең беркайчан да аерым бүләк биргән юк. Кайвакыт кызлар үзләре «Әйбер бүләк итәсем килә», – дип сорап куялар. Бу очракта каршы килмим. Ул инде шоколад яки бер тартма конфет була. Үзләре сораганда гына инде монысы да. Балам бүләк алып барасым килә дигәндә, мин аңа аны кеше күрмәгәндә генә бирергә кушам. Башка балалар алдында уңайсыз булмасын өчен, күрсәтми генә бирү яклы мин. Башка бала да «мин бирмәдем» дип күңелсезләнми, уңайсызланмый.

Безнең сыйныфта 38 бала. Укытучы белән әни арасында да контакт булырга тиештер инде. Тик сыйныфта балалар саны күп булу сәбәпле, укытучы өлгереп бетә алмыйдыр дип уйлыйм. «Өчле», «дүртле» алган балаларның ата-аналары бик еш кына «Нишләп шундый билге алдың?» – дип балаларын елатып бетерәләр, аннары укытучыны да аптыратырга тотыналар.

Мин бүләкләргә каршы түгел. Бүләк – минем балага башка төрле мөнәсәбәт өчен түләү, дигән уй белән бирелергә тиеш түгел. Әгәр дә әнисе зур бүләкләр биргән өчен «бишле»гә бара икән, бу инде баланың киләчәк тормышына да йогынты ясый һәм аңа алга таба бик кыен булачак. Мондый төр бүләкләргә мин каршы. Параллель сыйныфтагы ата-аналар комитеты рәисенең кызы отличник һәм бу әни кеше гел күп итеп акча җыя.

Мәсәлән, безнең педиатрыбыз шундый яхшы. Берсендә барганда чәчәк алып бардык. Табибны чын күңелдән менә шулай сөендерәсе килде», – дип аңлатты Айгөл үз позициясен.

Бүләк темасына кагылышлы сорауларны Германиядә яшәүче милләттәшебез Миләүшәгә дә бирдем. «Бездә ата-аналар укытучыларга аерым бүләк бирмиләр. Германиядә бу тыела. Балалар класс белән кулдан берәр нәрсә ясыйлар һәм шуның янына бер тартма шоколад яки кечкенә генә бер чәчәк бәйләме бирелә», – дип җавап бирде ул.

«Минималь хезмәт хакы күләменә кадәр икән, ришвәт булып саналмый»

Укытучылар бүләкләрне ничек кабул итәләр икән дип, үзләренә мөрәҗәгать иттем. «Мин бүләк биргәнне яратмыйм. Бөтен кеше өчен дә җавап бирә алмыйм. Бәлки, аны көтүчеләр дә бардыр, әмма үзем бүләк алганда уңайсызланам. Дөресен генә әйткәндә, укучыларымны үзем сөендерергә күбрәк яратам. Икенче атнага театрга барырга уйлап торабыз. Әле менә балаларга таратырга конфет ише берәр нәрсә алып куярмын.

8 мартка балалар шоколад алып килгәндә дә, дәрес ахырында аны бүлеп, үзләренә ашатам.

Үземнең сыйныфның ата-аналар комитеты белән сөйләшкәндә дә, бүләкләрне символик рухта гына ясауларын сорыйм. Үзләренә дә яхшы, безне – укытучыларны да уңайсыз, авыр хәлгә куймыйлар. Бүләк алырга ярамый да бит хәзер», – диде Казандагы Римма исемле бер укытучы.

Бүләкне еш кына ришвәт белән дә чагыштыралар. Аларның аермасы бармы, бүләк кайсы очракта ришвәткә әйләнә һәм укытучы бүләк алырга хокуклымы? Бу хакта адвокат Руслан Нагиевтан белештем.

Бу – авыр сорау. Асылда һәр кеше бүләк алырга хокуклы. Бүләккә җавап итеп ни дә булса эшләү күз алдында тотылмый бит. Ришвәт, бүләктән аермалы буларак, нәрсәдер хисабына, җавап хезмәт, гамәлләр көтеп бирелә. Җинаять кодексы буенча, ришвәт нәрсәдер өчен бирелә дип квалификацияләнә. Минималь хезмәт хакы күләменә (Татарстанда ул 2022 елда 13890 сум дип билгеләнде – авт.) кадәрге бүләк ришвәт булып саналмый, – диде адвокат.

«Моның артында һәрчак өмет ята»

Бүләк бирү һәм алу кыенлыклары турында психолог Резидә Акбирова аңлатты:

Укытучы – укучы, укытучы – әти-әниләр арасында бөтенебезгә дә билгеле булган һәм аңлашыла торган формаль мөнәсәбәтләр бар. Рәхмәт әйтү – җайга салынмаган мөнәсәбәтләр һәм бу очракта үзебезне ничек тотарга соң? Рәхмәтне матди рәвештә белдергәндә һәр кеше, ата-ана, укытучы үз тактикасын сайлый. Бу вакытта әти-әниләр дә, укытучылар да киеренкелек, дискомфорт хис итәләр, чөнки бүләк алу, бирү процессы бик үзенчәлекле, бәхәсле һәм ул күп кенә эчке реакцияләрне уята. Әти-әниләр укытучыга кыйммәтле бүләк биргәннән соң үз балаларына карата ниндидер үзенчәлекле, башка, яхшырак мөнәсәбәт көтәләр. Үз чиратында, укытучы да үзен бурычлы итеп хис итә ала.

Бу процесста катнашкан бөтен кешеләрне дә үзенә күрә бер киеренкелек хисе биләп ала. Әмма кайбер укытучылар бүләкләрне көтәләр дип тә әйтергә була. Бүләк биргәндә укытучылар үзләрен кадерле итеп хис итәләр. Ул эчке канәгатьлек хисен дә арттыра. Әмма укытучыларның канәгатьлелеге әти-әниләрнең җаваплылыгында булырга тиеш түгел. Зур, кыйммәтле бүләкләр артында гел ниндидер ышаныч, өмет ята һәм җайга салынмаган мөнәсәбәтләр барлыкка килә.

Укытучыларга бүләк биргәндә түбәндәгеләрне истә тоту мөһим. Бүләк укытучының мохтаҗ булу-булмавыннан чыгып уйланырга һәм бик кыйбат булмаска тиеш. Шундый фикер бар: иң яхшы бүләк – ул китап. Хәзерге заманда ул берәр кызыклы, укытучы өчен файдалы интернет-язылу була ала. Әлбәттә, чәчәк бәйләме дә уңайлы, – диде психолог.

Бүләк бирү кагыйдәләре

Барлык сүзләрне, киңәшләрне истә тотып, шуны әйтергә була:

  1. Укытучыга бүләк биргәндә аның бәясенә игътибар итегез. РФ гражданлык кодексының 575нче маддәсендә («Бүләк итүне тыю») бу хакта аңлатылган. Эчтәлеге болай: мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә, медицина оешмалары хезмәткәрләренә бәясе өч мең сумнан артмаган гади бүләкләр бирү генә рөхсәт ителә.
  2. Бүләккә җавап итеп берни дә таләп итәргә ярамый: ул һәрвакыт бушлай бирелергә тиеш.
  3. Мәктәп кагыйдәләре буенча, бүләкләүгә өстәмә чикләүләр куелырга мөмкин.
  4. Укытучы әлеге бүләктән баш тарта ала.
  5. Шуны да онытмагыз: бүләк алган вакытта чикләүләрне бозган өчен укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100