«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб укытучыларга бирелә торган бүләкләрнең бәя чиген кимендә 10 мең сумга яки хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә (МРОТ) кадәр күтәрергә тәкъдим иткән.
Хәзерге вакытта мәктәп укытучысына соңгы кыңгырау яки чыгарылыш кичәсе уңаеннан бирелә торган бүләкнең бәясе 3 мең сумнан артык булырга тиеш түгел. Бу хакта моңа кадәр Гомумроссия мәгариф профсоюзы рәисе урынбасары Михаил Авдеенко сөйләгән булган.
«Хәзерге вакытта 3 мең сумга хәтта бик гади бүләк тә алып булмый. Бигрәк тә еллар буе янәшәдә булган, яраткан укытучы өчен. Шуңа күрә лимитны 10 мең сумга яки хәтта бер МРОТ күләменә кадәр арттырырга мөмкин дип саныйм», – дигән Гриб.
Аның сүзләренчә, бүләкләр еш кына бөтен сыйныф тарафыннан җыелган акчага алына. Шуңа күрә хәзерге 3 мең сумлык чик укучыларны һәм укытучыларны формаль рәвештә закон бозуга этәрә, чөнки бу суммага сыешу авыр.
Шулай ук Гриб укытучыларга бүләк өчен акча җыю ирекле булырга тиешлеген искәрткән. Һәр укучы яки әти-әни үз мөмкинлекләреннән чыгып күпме акча кертәсен үзе хәл итә ала.