Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучылар хәзерге ата-аналар турында: «Шунда ук шикаять итәргә йөгерәләр»

Педагоглар мәктәптә эшләү балаларны БДИга әзерләү сәбәпле генә түгел, ә хәзерге ата-аналарның таләпчәнрәк булуы аркасында да авыррак булуын әйтә.

news_top_970_100
Укытучылар хәзерге ата-аналар турында: «Шунда ук шикаять итәргә йөгерәләр»
Фото: https://chelny-izvest.ru/

35 яшькә кадәрге ата-аналар белән авыррак

Чаллының 32нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Виолетта Рагузинаның педагогик стажы зур, шуңа күрә ул төрле буын ата-аналарның нәрсә белән аерылып торуын чагыштыра ала. Хәзерге әти-әниләрнең күпчелеге, сөйләшү урынына, шунда ук зарлана башлыйлар.

«Аларга компьютер каршына утырып, булган хәл турында социаль челтәрләрдә сөйләү яки инстанцияләргә шикаять язу җиңелрәк. Алар сөйләшеп хәл итәргә теләми, аларга рәсми рәвештә дәгъваларын рәсмиләштерү һәм җавап көтү җиңелрәк. Шул ук вакытта мондый ата-аналар, ничек кенә качсалар да, сөйләшүнең барыбер булачагын аңламыйлар», – ди Виолетта Рагузина.

Иң катлаулысы – 35 яшькә кадәрге яшь ата-аналар белән элемтә кору, алар еш кына «Минем хокукым бар» принцибы буенча эш итәргә тырыша. Ата-ана никадәр олырак булса, аның белән сөйләшү шуның кадәр җиңелрәк.

Ләкин олы яшьтәге ата-аналарның үз проблемалары бар. Алар, мәсәлән, Дәүләт йомгаклау аттестациясенең нәрсә икәнен белми, аны мәктәптән тыш тапшыруның нәрсә икәнен аңламый, аның нәрсә һәм нинди уңай яклары булуын аңлатканда, укытучыны аңлап җиткерми.

«Бала өчен ата-ананың яше генә түгел, ә аңа бирелә торган кыйммәтләр һәм тәрбия, гаиләдәге мохит тә мөһим», – дип өсти директор.

40нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ирина Зәкиева фикеренчә, яшьләренә карамастан, хәзерге ата-аналар мәктәпкә бик ышаныч белән карамый башлаган.

Олы, урта һәм кече баланың укуга мөнәсәбәте төрле

8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Романенко тәрбиягә ата-ананың яше генә түгел, ә баланың гаиләдә ничәнче булуы да йогынты ясый, ди. Мәсәлән, ата-аналар беренче балалары өчен өй эшләрен еш кына үзләре эшлиләр, актив рәвештә түгәрәкләргә йөртәләр, укытучы белән тыгыз элемтәдә торалар. Укытучыга көненә берничә тапкыр шалтыраталар.

«Мондый ата-аналарның балалары 1нче сыйныфка гадәттә әзерлек белән килә, укый, яза белә. Алардан яхшы нәтиҗәләр көтәләр. Ләкин кайвакыт мәктәптә бу өметләр акланмый. Хәл психологик яктан катлаулы, ата-аналарга аңлатырга туры килә», – дип уртаклаша башлангыч сыйныф укытучысы.

Икенче бала мәктәпкә барганда, алар барысына да тынычрак карый, укытучыга таянырга мөмкин булуын белә. Өченче баланы еш кына иркәлиләр, ди Татьяна Васильевна. Аның сәламәтлегенә, адаптацияләренә күп игътибар бирелә, уку нәтиҗәләре турында азрак кайгырталар. Укытучыга иң җиңеле – 40 яшьтән өлкәнрәк әти-әниләр белән. 1нче сыйныфка ничәнче баласы килүгә карамастан, алар укытучыларны яхшырак аңлый.

Заманча әти-әниләр образы буларак ата-ана чаты

Элек мәктәптә укытучы булып эшләгән репетитор Дмитрий Снежин күп кенә укучыларның әти-әниләре белән якыннанрак ата-аналар чаты ярдәмендә танышуын әйтә. Анда аларның күбесе үзләрен бик актив күрсәткән.

«Ата-аналар чаты – хәзерге әти-әниләрне иң яхшы характерлаучы. Җыелышларда, ниндидер сорау күтәрелгәндә, күпчелек дәшми кала, ә чатта бик эмоциональ фикер алышу алып барыла. Күп кенә ата-аналар, укытучы баланы бар нәрсәгә дә өйрәтергә генә түгел, ә аны тәрбияләргә, кызыксынуларын үстеререргә һәм башка күп нәрсәләр белән шөгыльләнергә тиеш, дип саный. Гомумән алганда, педагогка хөрмәт бетте, педагогик эшчәнлекне күп кенә ата-аналар хезмәт итеп кабул итә», – дип зарлана Дмитрий.

Хәзер, цифрлы технологияләр барлыкка килү белән, ата-аналарның мәктәп белән турыдан-туры конфликтка кермәү мөмкинлеге бар. Җыелышларда педагоглар, башка ата-аналар белән күңелсез шәхси сөйләшүләр мәҗбүрияте бетте. Мессенджерларда язышулар, ведомстволарның социаль челтәрләрдәге битләрендәге шикаятьләр, бер яктан, мәктәп белән ата-ананың аралашуын формальләштерә, проблеманы читкә чыгара, икенче яктан, мәктәп мохитендә балага начар йогынты ясарга мөмкин булган турыдан-туры кискен конфликтлардан качарга ярдәм итә. Һәм уку процессында катнашучыларның барысына да – педагогларга, мәктәп директорларына, ата-аналарга һәм укучыларга – яңа цифрлы дөнья биргән тенденцияләрнең беркая да китмәвенә әзер булырга, аларга яраклашырга кирәк.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде.

Авторы: Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100