Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укытучылар йөгереп чыкты, бөтен кеше шокта». Нәни кыз мәктәп янында һәлак булган

news_top_970_100
«Укытучылар йөгереп чыкты, бөтен кеше шокта». Нәни кыз мәктәп янында һәлак булган
Фото: © "Татар-информ"

Барнаулдагы мәктәп янында 8 яшьлек кызны машина таптаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

21 сентябрьдә баланы соңгы юлга озатканнар. Мәктәп янындагы мемориалга чәчәкләр китерәләр.

Фаҗига 19 сентябрьдә була. Кыз бала велосипеды белән мәктәп янындагы җәяүлеләр кичүен чыгарга маташа. Ул шушы мәктәптә укый. Машиналар туктый, тик каршы якта зур тизлектә Toyota Corolla килеп чыга. Ул баланы шулкадәр каты итеп бәрдерә, бала 30 метрга очып китә. Машина туктап та тормыйча, урыннан кача.

«Ниндидер юньсез кеше», – ди фаҗигане күреп торган Михаил. Ул табиблар килгәнче бала янында утырган, кызның кулын тотып торган, пульсын тикшергән.

«Ул аңында түгел иде, пульсы бар кебек. Яндагы хатыннар елашты, кемдер кычкырды, мәктәптән укытучылар йөгереп чыкты, бөтен кеше шокта иде. Аннары табиблар килде, баланы «ашыгыч ярдәм»гә алып кереп киттеләр. Ләкин бала аңына килмәде», – ди ул.

Качып киткән машина йөртүчене шул ук кичтә тоталар. Башта куаклар арасында машинасы табыла. Аннары 40 яшьлек Александрга ориентировка тараталар. Ул бу вакытта качып йөри.

«Курыктым, шуңа качтым», – ди ул сорау алганда. Фаҗига турында салкын кан белән генә сөйли. «Каршы як полосадан килдем, соңгы минутта гына җәяүлеләр кичүендә велосипед белән бала чыгып баруын күрдем. Кегли кебек очты», – ди ул.

Александрны сак астына алганнар, гаепләү белдерелгән, экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100