
Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов укытучылар һәм табиблар өчен бүләк яки чәчәкләрнең рөхсәт ителгән чик суммасы – 3 мең сумны кабат карарга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
Алдарак, Дәүләт Думасының Гаиләне, ата-ана һәм балаларны саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая укытучыларга 3 меңнән дә кыйммәтрәк бүләк бирергә ярамаганын, ә аңлашылмаучылыклар булмасын өчен, чекны сакларга кирәклеген искәртте.
«Бүләк яки чәчәкләрнең рөхсәт ителгән чик бәясен – 3 мең сумны яңадан карарга һәм Россия Гражданнар кодексының 575 нче маддәсенә кирәкле төзәтмәләр кертергә вакыт, дип саныйм. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен хәзерге нормаларны саклап калырга мөмкин, ә менә кешеләр чын күңелдән рәхмәт әйтергә яки һөнәри бәйрәмнәре белән котларга теләгән укытучылар һәм табиблар өчен чик суммага башкача карарга вакыт җитте», – дип язган Нилов үзенең Telegram-каналында.
Сәясәтче сүзләренчә, инфляция турында да онытырга ярамый. 3 мең сум күләмендәге чикләү билгеләнгән 2008 елдан бирле акчаның кыйммәте сизелерлек төште.
«Шул ук вакытта бу нормалар практикага күптән үтәлми инде, чәчәкләрнең хәзерге бәясен исәпкә алсак, сатучылар 1 сентябрьгә һәм чыгарылыш чорына букетларга бәяне традицион рәвештә күтәрә», – дигән депутат.
Аның сүзләренчә, чәчәк һәм бүләк белән бергә фескаль чекны да тапшырырга кирәк, дигән фикер – ачыктан-ачык кимсетү.
«Бу инициатива турында экспертлар берләшмәсе белән фикер алышырга планлаштырам, шуннан соң тиешле конкрет тәкъдимнәр әзерләнәчәк», – дип йомгаклаган Нилов.