Авыл укытучысы: «Замана балалары укымыйча, эшләмичә, бай яшәү турында уйлый»
Авыл мәктәпләре илкүләм проектлар ярдәмендә уку сыйфатын яхшырта. Хәбәрчебез шундый мәктәпләрнең берсендә булып кайтты.
Юлым Алабуга якларына төшкәч, Шишкин урманнарының хуш исенә уралып, төбәк буйлап аккан Тойма елгасының ике як ярында урнашкан авылның әкияти дөнья булып үзенә тартып торган тау башындагы мәктәбенә керми китә алмадым.
Калкулыкта урнашкан Поспелово мәктәбенең яңа бинасы 1986 елда төзелгән булып чыкты. Аңа кадәрге тарихы да шактый хикмәтле, ул турыда соңрак. Мәгариф учагы инде биредә дә 40 елга якын белем һәм тәрбия биреп, күпме укучысын олы тормыш юлына озаткан. Электән үк төрле милләт халкы яшәгән авылда, билгеле, мәктәп тормышы гөрләп торган. Хәзер дә шат күңелле балалар, мөлаем укытучылар белән умарта күчедәй гөжләп тора ул.
Шулай итеп, Алабуга районының Поспелово урта мәктәбенә кагылып, авыл белем йорты тормышына күз саласы килде. Ни дисәң дә, үзебезнең дә мәктәп еллары күңелләрдә якты бер хатирә булып саклана бит.
«Безнең мәктәп якташыбыз Советлар Союзы Герое П.С. Сафронов исемен йөртә. Районда авыл мәктәпләре арасында зурлыгы ягыннан икенче булып торабыз. Мәктәп бинасы 192 урынга төзелгән булган, бүгенге көндә биредә 144 бала укый, аларга 19 мөгаллим белем бирә. Укытучыларыбыз барысы да югары белемле, – диде быел 36нчы елын балаларга белем бирүче мәктәп директоры Фазыл Тимерхан улы Сөләйманов уку йорты белән таныштырып. – Бездә Поспелово, Мальцево авылы балалары укый. Ерактагыларын мәктәп автобусы белән йөртәбез».
1нче сыйныфка быел 17 бала килгән. Сыйныфларда 15-18 укучы, иң күбесе – 6нчы сыйныфта: анда 22 бала укый.
Фазыл Тимерхан улы 1987 елда Алабуга педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. Хатыны да укытучы. «Бирегә Алабугадан гаилә белән күченеп килдек. Совхоз иде ул вакытта, торырга йорт бирделәр. Шулай яшәп киттек, балалар биредә үсте», – ди ул.
Балалар бакчасы да мәктәп бинасы канаты астына сыенгач, кабинетлары бераз кимегән кимүен. Әмма сыешабыз, диләр. Берничә ел элек мәктәп 2,5 млн лык «Татнефть» грантын откан. Шулай итеп, цифрлы физика кабинеты, заманча цифрлы лаборатория булдыруга ирешкәннәр. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантын исә мәктәпнең тәҗрибә кишәрлегендә кыярның төрле сортларын үстереп алганнар. «Тәҗрибә мәйданчыгын бик яратып файдаланабыз. Шәһәрдән килгән балалар бар, бар нәрсәне моңа кадәр кибеттә генә күреп үскән булса, биредә инде алар өчен кайвакыт чын ачыш та булып куя», – ди директор, елмаеп.
Бинага кереп барганда, башлангыч сыйныф укучыларының автобуска утырып киткәннәрен карап калган идек. Берничә чакрым гына ераклыкта – Хлыстово авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы бар икән. Поспелово мәктәбе укучыларын да шунда бассейнга йөртәләр икән. Балалар бик теләп, яратып, тренер белән шөгыльләнәләр, диделәр бу нәүбәттән. Спорт дигәннән, баскетбол буенча яхшы гына уңышларга ирешеп киләләр. Шул ук күрше авылда баскетбол, футбол уйнау өчен ябык стадион төзелгән. Шундый спорт корылмаларының якында гына булуы әлеге мәктәп укучылары өчен бик уңайлы, билгеле. Шөгыльлән генә!
Әле мәктәптә «Олимпия» спорт клубы да эшләп килә. Мәктәпнең җыелма командасы районара, шәһәр күләмендә ярышларда һәрдаим катнашып, уңышларга ирешүе турында күпсанлы грамоталар, кубоклар сөйли. Димәк, укучылар чыныгып үсә. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, дип юкка гына әйтелми бит. Бар яклап көндәшлеккә сәләтле яшьләр мәктәп горурлыгы булып тора.
«Үсеш ноктасы» үзәге – мәктәпнең белем бирү мохитенең бер өлеше
2020 елда әлеге урта мәктәп базасында «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге төзелгән. Үзәк гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру, шул исәптән уку биналарын яңарту, заманча җиһазлар сатып алу, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларының практик эчтәлеген киңәйтү максатында эшли. Укучылар заманча җиһазлар кулланып, табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге төп гомуми һәм өстәмә белем бирү программаларын киңрәк үзләштерә.
«Үсеш ноктасы» үзәге мәктәпнең белем бирү мохитенең бер өлеше булып тора, аның базасында «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» һәм «Технология» дәресләре алып барыла, дип таныштырды директор. Үзәк эшли башлагач информатика кабинеты яңартылган. Шулай ук мәктәптә коворкинг зонасы булдырылган. Моңа беренче катта коридордан үткәндә үк күз төшкән иде. Бик җайлы урын, биредә балалар бер-берсе белән аралаша, фикер алыша, ял итә, шашка-шахмат уйнап ярыша. Бу урын – балаларның иң яраткан урыны, диделәр мөгаллимнәр. Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә дә бик уңайлы.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылу гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыра. Үзәкләр эшенең максаты да шунда. Сүз дә юк, белем бирү сыйфаты «Үсеш ноктасы» булган мәктәпләрдә сизелерлек яхшыра. Фәннәр белән кызыксыну арта, балаларның үзаңы үсә», – ди Фазыл Тимерхан улы. Районда төзелгән 7 үзәкнең берсе нәкъ менә әлеге мәктәптә урнашкан, димәк, дәлилләп күрсәтерлек нәтиҗәләр бар.
Остазларыма рәхмәтлемен
«Бездә тәҗрибәле, сайлаган һөнәрләренә тугры педагоглар күп», – дигән иде белем йорты җитәкчесе. Нәкъ менә шундый остазларның берсе – балаларга 4 дистә ел дәвамында татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Фәридә Әнвәр кызы Гатауллина белән сөйләштек.
«Кайвакыт миннән, ни өчен укытучы һөнәрен сайладың, дип сорыйлар. Кечкенәдән үк укытучы – минем өчен бер илаһи зат булып тоела иде. Мәктәпкә кергәч бигрәк тә. Рус теле укытучыбыз Рузалия Шәфкать кызы Рәхмәтуллина дәресләрен бик ярата идем. Мөгаен, укытучы апабызның үзен яраткангадыр ул, яраттыра белгәнгәдер. Мин 7нче сыйныфта укыганда, Чистай районындагы безнең Гаделшә мәктәбенә укытырга килде ул. Дәресләре эчтәлекле, кызыклы, тәэсирле, шуңадыр, аларны көтеп ала идем. Шул чакта мин «укытучы булам» дип, үземә максат куйдым һәм максатыма ирештем. Алабуга педагогика институтын тәмамлап, рус һәм татар теле укытучысы булдым, – ди елмаеп, мөлаем ханым. – Менә 40 ел инде мин яраткан һөнәремнән аерыла алмыйм, мәктәптә, балалар арасында».
«Мөгаллимлек – борынгы һөнәр, һәм кешелек тормышын алга җибәрүдә аның роле гаять зур. Нинди генә һөнәрне алсак та – космонавтмы ул, инженер, табибмы – аны сайлаган кешенең юл башында мөгаллим тора бит, – ди ул әңгәмәбезне дәвам итеп. – Укытучы тәрбияли, үстерә, белем бирә. Еллар дәвамында ул әти-әнисе кебек якын кешегә, дус, сердәшче, киңәшчегә әверелә».
Фәридә ханым иҗадилык сыйфатлары булган укучыларның белемгә омтылышлары көчлерәк икәнен таный. Ул һәрбер балада бар, бары аны күреп, үстереп җибәрергә генә кирәк. Кайвакыт ачылып китәлми торган бала укытучыдан ярдәм көтә. Укучы өчен мөһим нәрсә: аны күрү, гамәленә игътибар итү, кирәк урында булышу, урыны белән мактау, үсендерү, тиеш икән – бераз шелтәләү дә. Тәҗрибәле мөгаллимә шуңа да дәрестә төрле методикалар куллана. Коммуникатив, уен, үстерешле, тәнкыйди технологияләрне урынлы куллансаң, укучының күңеле ачыла, укуга теләк туа, ди.
«Замана балаларында бер тискәре сыйфат барлыкка килде, алар укымыйча, эшләмичә, бай яшәү турында уйлый. Билгеле, без укытучыларны бу бик борчый. Гади, әмма тормыш өчен бик мөһим булган һөнәр сайлап, тормышта үз урыныңны дөрес табып, бик бәхетле яшәргә була. Хәзер мөмкинлекләр күп. Билгеле, балалары һөнәр сайлаганда, әти-әниләрдән дә төпле киңәш кирәк. Укучылар белән без бу хакта бәхәсләшеп тә алабыз, алар үз фикерләре белән уртаклаша», – ди Фәридә ханым.
Поспеловода, русча укытыла торган урта мәктәптә, татар телен өйрәнергә теләгән балалар шактый икән. Бигрәк тә катнаш никахтан булган гаилә балалары, арада рус милләтеннән булганнар да бар. Билгеле, укытучыны бу сөендерә.
Замана ничек кенә үзгәрсә дә, укытучы һөнәренең асылы бер – ул яшь буынны үз ватанын яратырга, илнең лаеклы кешесе булу өчен тырышып укуына ирешергә, милләтенә, газиз туган теленә тугры булырга өйрәтү. Укытучы салган белем һәм тәрбия орлыклары бала тормышының нигез ташлары булып тора бит.
«Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Сайлаган һөнәрем үкенерлек булмады, шөкер. Мәктәп тормышы – яшәү рәвешем, дисәм дә була. Билгеле, моның өчен мине укыткан остазларыма, башлангыч сыйныф укытучыбыз Хәлимә апа Гарифуллинага, сыйныф җитәкчебез Шамил абый Шәйдуллинга бик рәхмәтлемен», – ди, инде үзе күпләрнең остазына әйләнгән, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булган мөгаллимә.
Мәктәп тарихында ил язмышы чагыла
Мәктәптә архивта сакланган документлар арасында Трехсвятский волостеның беренче баскыч Поспелово мәктәбе анкетасы бар, анда: мәктәпкә нигез салынган ел – 1901, элекке исеме – земство училищесы; мәктәп бер бүлмәне биләп тора: аның озынлыгы 14 аршин, киңлеге 8 аршин, биеклеге 32/3 аршин; бүлмә сыйныфларга бүленгән, шунда ук 1 мич урнашкан, мәктәп янында укытучылар өчен фатир бар, диелгән. Мәктәптә 4 еллык белем бирелгән. 4 бүлек булган, аларның һәрберсендә бер төркем шөгыльләнгән. Бер укытучыга якынча 26 укучы туры килә, диелгән. Бу уку йортында заманына күрә, бигрәк тә авыл өчен шактый бай – 200 томлык фондлы зур китапханә булган.
Архив документларында шулай ук сугыш чоры һәм аннан соңгы авыр вакытлар искә алына. 1945 елның августында, 4 еллык Поспелово мәктәбе җитәкчесе итеп, шушы авылда туган Сорвина Александра Михайловна билгеләнә. Аның белән бергә башлангыч сыйныф укытучы вазифасында Елена Герасимовна Кошеварова эшли. Соңыннан Александра Михайловна үзенең хыяллары һәм сугыштан соңгы катлаулы, авыр чорның проблемалары, шатлыклары белән уртаклаша. Мәктәпне ул бик аяныч хәлдә кабул иткән, сугыштан соңгы иң авыр еллар...
Сыйныфларда чисталык һәм уңайлык тудыру, уңышлы уку процессын оештыру өчен күп көч һәм вакыт кирәк була. Сорвина үзе 1нче һәм 3нче сыйныфларда, ә Кожевникова 2нче һәм 4нче сыйныфларда укыта. Укучыларга мәктәп тавы астында урнашкан зур бакчаны эшкәртергә туры килгән. Анда бәрәңге һәм башка яшелчәләр утыртканнар. Суны Тойма елгасыннан ташыганнар. Яшелчә бакчасында үстерелгән уңыш кына балаларны тукландырырга җитмәгән, билгеле. Балалар ризыкны өйләреннән дә алып килә торган булган. Авылда ул чорда ут булмаган һәм бары тик 1959 елда гына яктылык бирә торган подстанция төзелгән, ә инде 1961 елда авылны дәүләт электр белән тәэмин итү системасына тоташтырганнар.
А.М. Сорвина җитәкчелегендә мәктәптә Гусевка, Ананьино, Мальцево, Луговое авылларының мәктәп методик берләшмәсе эшли башлый. Кыенлыкларга карамастан, мәктәп актив иҗади тормыш алып бара. Авыл клубы мөдире В.Н. Шаламова җитәкчелегендә балалар белән үзешчән сәнгать концертлары, күргәзмәләр һәм төрле чаралар оештырыла. Бу эштә мәктәпкә ата-аналар комитеты һәм ата-аналар активы ярдәм итә. Аеруча мәктәп фатирында кызы белән яшәгән Антонина Алексеевна Клюева хезмәте зур рәхмәт хисләре белән искә алынган.
1977 елның 1 июнендә А.М. Сорвина үзенең хезмәт эшчәнлеген яше буенча пенсиягә чыгу сәбәпле тәмамлый. Башлангыч мәктәп ачкычларын ул А.К. Портновага тапшыра. Аның җитәкчелегендә башлангыч мәктәп әкренләп үсә башлый, һәм, берничә елдан соң, яңа бина төзү эше турында сүз кузгала. Бу яктан ул вакытта «Революция дулкыны» («Волна революции») совхозы зур ярдәм күрсәтә. Мәктәпнең иске бинасы янында яңа, заманча бина (хәзерге) төзү турында карар кабул ителә.
Әйе, мәктәп тарихы ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Хәзерге укучыларның инде әти-әниләре өчен дә бу – чын тарих. Бүгенге көн мөгаллимнәренең әнә шулай элеккеге коллегаларының изге гамәлен дәвам итеп, мәктәп ельязмасына хатирәләр, истәлекләр дә туплап баруы киләчәк буын өчен зур хәзинә булып тора. Ә бүгенге укучыларның заманча шартларда бар мөмкинлекләрне кулланып укулары өчен сөенеп чыктым һәм, шулай да, үзем башлангыч мәктәптә укыган, авылыбызның агач мәктәбен сагынып куйдым.