Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы Зәлияне Маврикиядә урлаганнар бугай

news_top_970_100

Маврикия утрауларында Россиядән килгән кыз юкка чыккан. Ул шундагы дусты белән йөрергә чыгып китә һәм шуннан югала. Аның телефоны сүнгән һәм геолокацияне дә күрсәтми башлаган, дип яза «База» телеграм-каналы.

17 августта, иртән, 29 яшьлек Зәлия Шәмигулова үзенең дусты, Маврикия гражданины белән урамга йөрергә чыгып китә һәм 3 сәгатьтән соң кайтырга тиеш була. Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән, ә телефоны элемтәгә чыкмый башлый.

Зәлиянең күршесе 18 августта полициягә һәм Россия илчелегенә мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә эзләү бернинди дә нәтиҗә бирмәгән. Кызның якыннары сүзләренчә, Зәлиянең Маврикиядәге танышлары үзләрен бик шикле тота, ә полиция тикшерү барышы турында хәбәр итми. Туганнары, Зәлияне урлаганнар, дип шикләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100