Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы хатын мәктәптә аттестат тапшыру тантанасында егылып үлгән

news_top_970_100
Укытучы хатын мәктәптә аттестат тапшыру тантанасында егылып үлгән
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Волгоградта мәктәптә аттестат тапшыру тантанасында укытучы үлгән. Физкультура укытучысы чыгарылыш сыйныфларны котлаган да егылган. Аңа 60 яшь була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига музыка театрында була. Бәхетле Марина Шилина укучыларны котлый, аннары кисәк кенә ава. Лицей директоры аның гомеренең соңгы минутлары төшерелгән кадрларны күрсәткән.

«Бәхетле, уңышлы, ышанычлы, бөтен кешене елмаеп, яхшы сүзе белән хуплаучы – безнең Марина Евгеньевна шундый булып истә калыр. Мин аны төшерәм, ул минем төшергәнне күреп елмая – гомерлек истәлеккә булып чыкты… Шок. Мөмкин хәл түгел», – дип яза Лариса Тропкина.

Тантаналы мизгелдә укытучы аңын югалта һәм башка аңына килми инде. Ата-аналар сүзләренчә, сәхнәдә чыгарылышларның соңгы классы була, аннары пәрдәне ябалар, укытучыны «ашыгыч ярдәм» алып китә. Балалар ни булганын аңламыйча да чыгарылыш кичәсенә китә.

Марина Шилина бу мәктәпкә 1992 елда килә. 20 ел дәвамында мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары була, мәктәптә бәйрәмнәр оештыра. «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исеме була. Аны хезмәттәшләре дә, укучылар да ярата, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100