news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Укытучы ул – язмыш»: КФУ галимнәре мөгаллимлек турында

Һәр елны октябрь аенда без иң якты һәм иң изге һөнәр ияләренә – укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Укытучы... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр җылылык ята! Ул – белем чишмәсе, киләчәккә юл күрсәтүче, әхлак үрнәге. Бүгенге көндә укытучы нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап эзләп, без КФУның күренекле галимнәренә мөрәҗәгать иттек.

news_top
«Укытучы ул – язмыш»: КФУ галимнәре мөгаллимлек турында

Ләйлә Минһаҗева: «Язмышымны укытучым үзгәртте»

Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Минһаҗева Ләйлә Ихсановна үзенең тормыш юлы турында җылы хатирәләр белән уртаклашты.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

– Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына китәргә уйлаган идем, ләкин татар теле һәм әдәбияты укытучым Гөлнур Ильясовна: «Ләйлә, син китмә әле, унынчы сыйныфны тәмамла, аннары карарсың», – диде. Ул вакытта имтиханда Клара Булатованың «Сиңа кайтам» дигән шигырен сөйләрмен дип, шуны өйрәнеп куйган идем. Ул бик матур шигырь иде.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, журналистика юнәлешен сайлыйм, дидем. Укытучым тагын бер акыллы киңәш бирде: «Ләйлә, журналистиканы бетергәч, укытучы булып эшли алмыйсың. Дөнья төрле якка әйләнә, син педагогика юнәлешендә белем ал, укытучы бул. Талантың булса, журналистикага барып рәхәтләнеп эшли алырсың», – диде. Шулай итеп, Казан педагогика университетына укырга кердем. Язмышым шактый кызыклы тормыш юлы әзерләп куйган икән. Укытучыма чиксез рәхмәтлемен, чөнки аның киңәшләре минем тормышымны үзгәртте, – дип уртаклашты Ләйлә Ихсановна.

Кадрия Фәтхуллова: «Заманча укытучы – энергияле һәм креатив»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Кадрия Сөнгатовна Фәтхуллова заманча укытучы образын түбәндәгечә сурәтли:

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

– Заманча укытучы, минемчә, бик креатив, позитив һәм оптимистик рухта эшләүче кеше булырга тиеш. Бүгенге көн балаларына ошау өчен, аларны кызыксындыра белү өчен укытучыга белем генә җитми – аңа эчке энергия кирәк. Ул һәрвакыт елмаеп дәрес үткәрергә, балалар белән аралашырга, аларның хәлен белергә, психологик үзенчәлекләрен истә тотарга тиеш.

Заманча технологияләрне яхшы белү дә мөһим. Бала бөтен интернет-ресурслардан файдалана белгәндә, укытучы аларны куллана белми икән, аның абруе югары була алмый. Шуңа күрә заманча укытучы үз фәнен яхшы белүче, балаларны кызыксындыручы, аларны мотивлаштыручы һәм аларга бик яхшы тәрбия бирүче булырга тиеш, – дип билгеләде Кадрия Сөнгатовна.

Ренат Латыйпов: «Укытучымның юлыннан киттем»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Ренат Исламгәрәевич Латыйпов үзенең укытучы булу тарихы белән уртаклашты:

– Мәктәптә укыган тәүге елларымда минем укытучыларым бик хөрмәтле кешеләр иде. Безнең укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез фән белән шөгыльләнә иде. Шуңа күрә мин аның юлыннан киттем, дип әйтә алам. Беренчедән, укытучы һөнәрен сайладым. Хәзерге көндә университетта укытам, фән юлында мәкаләләр язабыз, студентлар белән бергә ачышлар ясыйбыз, – диде Ренат Исламгәрәевич.

Мәдинә Саттарова: «Укытучы – гадел һәм эмоциональ интеллекты югары булган кеше»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Мәдинә Рәшитовна Саттарова заманча укытучыга характеристика бирде:

– Заманча укытучы нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап бик күпьяклы, чөнки заман таләбенә җавап бирә торган укытучы – ул беренче чиратта укучыларын, балаларны, студентларны яратырга тиеш. Үз эшчәнлегендә белемле булырга тиеш. Моннан тыш, укытучы, минемчә, үсешкә, үзгәрешкә сәләтле, гадел, эмоциональ интеллекты югары булган һәм үзенә, балаларга, студентларга һәм хезмәттәшләренә карата ихтирамлы булырга тиеш, – дип аңлатты Мәдинә Рәшитовна.

Гүзәл Нәбиуллина: «Укытучы – остаз һәм дус»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гүзәл Әмировна Нәбиуллина заманча укытучының ролен киңәйтеп күрсәтте:

Фото: © Айгөл Фәттахова

– Заманча укытучы бүгенге көндә һөнәри белгеч кенә түгел, ул – остаз да, дус та, юл күрсәтүче һәм мотивация бирүче дә. Дөньяга караш үзгәрү белән, психология, мөмкинлекләр үзгәрә. Хәзерге студентлар бик акыллы, үзләренә нәрсә кирәген бик яхшы беләләр. Шуңа күрә укытучы нәкъ шушы мөмкинлекләрне аңлаучы һәм һөнәри яктан да, шәхси сыйфатлар ягыннан да яңа шартларга җайлаша белгән кеше булырга тиеш, – дип билгеләде Гүзәл Әмировна.

Рамил Мирзаһитов: «Укытучыларым – минем күз алдымда»

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмитович Мирзаһитов үзенең укытучылык юлы турында җылы итеп сөйләде:

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

– Әгәр мин кечкенәдән үк укытучы һөнәрен сайладым дисәм, бу дөрес булмас иде. Кечкенәдән мин укытучы булырга теләмәгән идем. Соңгы мәктәп елларында – 10-11 сыйныфта укыганда гына миндә укытучы хезмәтенә мәхәббәт уянды. Шул вакытта гына бу һөнәрне сайларга теләдем һәм Казан дәүләт педагогика институтына укырга кердем.

Бу һөнәрне сайлавыма килсәк, миңа урта мәктәптә бик яхшы укытучылар белем бирде. Геометрия, математика, тарих, татар теле, татар әдәбияты, рус әдәбиятын бик ярата идем. Алар бүген дә минем күз алдымда: Альбина апа – математика, геометрия, астрономия фәннәрен укытты; Зәкия апа – рус телен; Ралия апа – тарихны; Госман абый – хезмәтне; Вакыйф абый – физкультураны. Алар барысы да минем күз алдымда – ул вакыттагы иң яхшы укытучылар, иң яхшы кешеләр, иң абруйлы, иң акыллы, иң зыялы кешеләр булып калдылар. Алар дөрестән дә шулай иде.

Бүген миннән «укытучы нинди булырга тиеш?» дип сорасалар, шул укытучыларымның сыйфатларын, характерларын санап чыгар идем. Горурланып әйтә алам: укытучы – Альбина апа кебек булырга тиеш. Аның класста үз-үзен тотышы, белеме, дәрес бирүе, хәтта киеме дә – бөтен яктан үрнәк иде. Менә шундый укытучы булырга теләдем мин, – дип сүзен тәмамлады Рамил Хәмитович.

Укытучы – гади һөнәр түгел, ул – язмыш, ул – миссия. Безнең галимнәрнең фикерләре шуны күрсәтә: заманча укытучы белемле, креатив, гадел, ихтирамлы, балаларны яратучы, заманча технологияләрне куллана белүче һәм һәрвакыт үсештә булган шәхес булырга тиеш. Укытучы – ул көзге төсле: аңа карап, укучылар үзләренең киләчәген күрәләр.

Укытучылар көне уңаеннан, без барлык укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең сабырлыгыгыз, белемегез һәм йөрәк җылыгыз өчен рәхмәт!

Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!

Гүзәл Басыйрова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар