Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы укучы малайны авызын сабын белән чайкарга мәҗбүр иткән – видео

news_top_970_100

Краснодар краеның Отрадненский районындагы мәктәпләрнең берсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы мәктәптән китәргә мәҗбүр булган. Моңа кадәр бу хатын өлкән сыйныф укучысын авызын сабын белән чайкарга мәҗбүр итә. Башка балалар әлеге хәлне видеога төшереп ала һәм социаль челтәрләрдә тарата. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Видео кадрларында укытучы балага сабын ашата, малай исә артык каршы да килми, камерага уйнаган кебек кылана.

«Әниең өчен, әтиең өчен», – дип сөйләнә укытучы, үзе укучы малайның авызына яшел сыеклык салынган дозатор куя. «Спектакль» берничә минут бара, аннары малай раковинага иелә, ул авызын чайкаган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Видеоны мәктәп җитәкчелеге күрә, укытучы классик мисал белән акланмакчы була.

«Рус теле һәм әдәбияты укытучысы коридорда сүгенгән тавышлар ишетә. Коридорга чыккач, 8 сыйныф укучысы сүгенүен ачыклый. Укытучы сүзләренчә, ул башка балалар алдында язучы Хемингуэй турында тарих сөйли. Язучы сүгенгәч, анасы аның авызын сабын белән юдыра торган булган. Укытучы сүгенүче малайга да шуны эшләргә тәкъдим итә, малай ризалаша», – дип сөйләгәннәр Кубаньдагы оперштабта.

Соңрак билгеле булганча, укытучыга карата эш ачулары ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100