Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы кызны көнче ире чәнчеп үтергән, үзе машинада бәрелеп үлгән

news_top_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә 8 августта ир-ат 23 яшьлек хатынын чәнчеп үтерә, аннары үзе машинасында бәрелеп үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын мәктәптә укытучы булып эшли, ул ире белән аерылышырга җыена.

Фаҗига төнендә ир белән хатын өйдә бик нык талаша. Көнче ир хатынына берничә тапкыр пычак кадый. Хатын урында ук үлә, ә ире качып чыгып китә.

Хатынның үле гәүдәсен дус кызы таба. Ул полициягә хәбәр итә. Тикшерүчеләр урынга килә. Бик күп тапкыр пычак кадалган мәет идәндә була.

Ир исә өйдән 10-15 км ераклыкта авариягә очрый. «Рено Меган» машинасы каршы як полосага чыга һәм прицеплы «Скания» машинасына бәрелә. Йөк машинасы ут баганасына бәрелә, аннары юл кырыена төшеп китә. «Рено» йөртүчесе һәлак була, дигәннәр төбәк буенча Дәүләт автоинспекциясендә.

Ир-ат качарга маташканмы, әллә аварияне махсус ясаганмы – анысы билгеле түгел. Тикшерү эшләре бара.

Мәрхүмә хатын соңгы 3 елда башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли. Ата-аналар аның турында яхшы сүзләр генә әйтә. Ул тормыш сөючән, ихлас, игелекле, балаларга игътибарлы була. Читтән торып укуын дәвам итә, психолог һөнәрен үзләштерә.

Ләкин гаиләдә тыныч түгел, талаш сәбәбен беркем төгәл әйтә алмый.

«Ул аның белән аерылышырга тели иде», – дигән мәрхүмәнең анасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100