news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә»

news_top
«Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә»
Фото: "Бердәмлек" газетасы рөхсәте белән куела.

Укытучы һөнәрен мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле уку, өйрәнү, үз тәҗрибәсен яшь буынга таныту һәм тормыш тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән.

Мөгаллим… Укытучы… Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да – укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар «икенче әниебез» дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Дөньяга карашы да укытучы күзе аша ачыла.

Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Педагог балалар күңеленә тулышкан орлыклар чәчсә, балада гомумкешелек кыйммәтләре, характер формалаштыра. Бу сыйфатларны тәрбияләү өчен чын укытучы булып туарга кирәктер.

Бүгенге сүзем укытучылар, укучылар, әти-әниләр, авыл халкы арасында олы ихтирам казанган, мактауга лаек эшләре белән танылган укытучы, Похвистнево районы Гали авылында яшәүче Суфия Гайфетдин кызы Баһаутдинова турында.

Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялда булса да, күңеле белән гел мәктәптә. Укучыларының уңышларына сөенеп, урамда очрашканда хәлләрен белешеп, бәйрәмнәрдә котлаулар алганда, гомере заяга узмаганлыгына шатлана.

Июнь башында Суфия ханым 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Котлауларның хисабы булмады: коллегаларыннан, авыл халкыннан, балаларыннан, ә иң кадерлесе – укучыларыннан.

Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында туган кызга кечкенә чагында укытучы эше бик җиңел булып тоела. Җиңел булганы өчен түгел, яратканга, ул шушы һөнәрне сайлап, Подбельск педучилищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, аңлый: һәркем дә укытучы була алмый икән.

«Укытучы булып туарга кирәк», – дип, юкка гына әйтми халык. Бу сүзләрдә хаклык бар. Күпме белем, түземлек, сабырлык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Суфия Гайфетдин кызында бу сыйфатларның барысы да бар.

Чыганак: Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасы, Фәния Кәримова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар