«Укытучы эше абруйлы булырга тиеш»: Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән очрашты
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музее ачылу тантанасы булды. Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның алдынгы яшь укытучылары һәм галимнәре белән очрашты. Очрашуда укытучылар нинди мәсьәләләрне күтәрде һәм Рәистән нәрсә сорадылар?

«Һәр педагог безнең киләчәкне формалаштыра»
«Белем» мәгариф музее Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының беренче катында урнашкан. Музей ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. катнашты.
Чын күңелдән зур тантана белән котлыйм. 2023 елда әлеге музейны әзерләргә, ачарга карар кылган идек. Музейда тарихыбызны да күрсәтәбез, безнең укытучыларның республика үсешенә керткән хезмәтен дә күрсәтәбез. Ул тарихыбыз, традицияләребез, династияләребезгә нигезләнә. Урыны да укытучылар, педагоглар әзерли торган үзәктә урнашкан. Бу музейның булдырылуы – укытучыларыбызга бик зур хөрмәт.
Укытучы һөнәренең абруен күтәрергә кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, мәктәп, техникум, колледж, югары уку йортлары... Һәр педагог безнең киләчәкне формалаштыра. Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм, – диде Татарстан Рәисе.
«Каһвә машинасы, массаж креслосы, корпоратив такси» – укытучыларны мәктәптә калдырыр өчен нәрсә белән җәлеп итәләр?
Татарстан Рәисе һәм җитәкчеләр «Белем» музеен караган арада, институтның өченче катындагы актлар залында Казан шәһәре Совет районының 108 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Радик Хәбиров белән сөйләшеп алдык. Ул мәктәпкә укытучыларны җәлеп итү юллары белән уртаклашты.
Мәгариф системасында 10 елга якын эшлим. Төзелеш университетын тәмамлаган идем, әмма күңел мәктәпкә тартты, шуңа күрә мәктәптә эшли башладым. 11 нче, 18 нче гимназияләрдә, 2 нче лицей-интернатта эшләдем, хәзер 108 нче мәктәптә эшлим. Төзелеш университетында бакалавриат һәм магистратурада укыдым. Шул вакытта хыялым биналар төзү түгел, киләчәк төзү икәнлеген аңладым. Мәктәпкә эшкә килгәч куйган максатыма ирештем, хыялым биредә чынга ашты. Ул да булса – балалар энергиясе, зур проектлар эшләү, киләчәкне төзү... Болар барысы да мине канатландыра, илһамландыра.
Мин физика фәнен укытам. Аны дөрес итеп аңлатсаң, ул балаларга кызыклы. Дөнья ничек төзелгән? Әйләнә-тирәдә ниләр бар, механизмнар ничек эшли? Укучыларга аларның телендә аңларлык итеп, көндәлектәге үрнәкләр белән аңлатырга тырышам. Балаларны ничек җәлеп итәсез, дигәндә, минем ул үзеннән-үзе килеп чыга.
Мәктәптә укытучыларны борчый торган мәсьәләләр күп. Татарстан Рәисенә нинди сораулар бирер идегез, диделәр. 3-4 көн уйлап йөрдем. Нинди генә сорау туса да, җавабын беләсең. Теге яки бу әйберне ясарга кирәк, дип әйтәсең икән, тот та эшлә! Комачаулый торган әйберләр юк. Шуңа күрә, ни өчен мин бу әйберне эшләмәдем икән һаман, дигән сораулар туа.
Укытучыларны мәктәптә калдырыр өчен тагын ниләр уйлап табып була, дип еш уйланабыз. Беренчедән, укытучыларга уңайлы шартлар тудырыр өчен, бинаны да яңартырга тырышабыз. Аерым укытучылар бүлмәсен ясадык, каһвә машинасы, суыткыч урнаштырдык. Хәтта массаж креслосы да бар! Килеп эшләргә дә, ял итәргә дә урын бар. Хәзер төрле вариантлар уйлыйбыз. Мәсәлән, корпоратив такси булса, мәктәп кысаларында укытучыларны төрле җирләргә җибәрергә кирәк булганда уңайлы булыр иде. Бу – безнең өчен яңа тәҗрибә, әмма без сукмак салачакбыз. Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән хәл итә башладык. Барып чыкса, корпоратив такси булыр иде!
Кешеләрне хәзер акча гына түгел, шартлар тудырып, игътибар белән дә яулап алып була. Без мәктәптә шул юнәлештә укытучыларның күңелен күрер өчен төрле ысуллар уйлыйбыз, – диде Радик Хәбиров.
«Укытучыларның Совет чорында булган статусын кайтарасы иде»
Рөстәм Миңнеханов укытучыларны, педагогларны сәламләде, музейны карап чыкканнан соң фикерләре белән уртаклашты.
Музей мине бик тәэсирләндерде. Укытучы, педагог – иң мөһим урынны алып торуын беләбез. Шуңа күрә аларның роле, әһәмияте, статусы югары булырга тиеш. Аларның Совет чорында булган элекке данын кайтарасы иде, чөнки Советлар Союзы вакытында укытучыларның авторитеты бар иде. Балаларның да, гомумән, җәмгыятьтә укытучыга карата башкача мөнәсәбәт иде. Бүген без шушы юнәлешне күтәрәбез. Матди-техник яктан җиһазландырып кына канәгатьләндереп булмый, әмма иң мөһиме – кызыксынган, мотивацияле яшь кешеләр. Бу өлкәдә әле безгә күп эшләргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе аерым фән предметлары буенча укытучылар җитмәү мәсьәләсенә карата күп сораулар булуын, укучыларның шәхес буларак формалашуында укытучыларның ролен билгеләп үтте.
Беренче рольдә – гаилә, ул – әти-әниең. Икенче рольдә – укытучыларыбыз. Шуңа күрә бу мәсьәләне сезнең белән бергәләп хәл итәргә кирәк. Сезнең белән очрашудан соң нәрсә игътибар итәргә кирәклеген аңлармын дип уйлыйм. Минем күбрәк укытучыларны тыңлыйсым килә, алар моңа ничек карый? Чөнки җитәкчеләргә бары тик яхшысын гына күрсәтәләр, шуңа күрә гаҗәпләнмәгез. Шуңа сез безне тәнкыйтьләргә дә, безгә игътибар итәргә кирәкле булган мәсьәләләр турында да әйтергә тиеш. Без бит үзебез нәрсә күрәбез – шул юнәлештә генә эшлибез, бәлки, без нәрсәнедер күреп бетермибездер. Мондый очрашулар бик кирәкле, ачыктан-ачык сөйләшү булсын иде.
Яшьләр –- Татарстанның киләчәге, еллар узгач республиканың нинди булачагы шуңа бәйле. Гражданнарның кызыксынучанлыгын һәм югары тормыш сыйфатын тәэмин итәргә кирәк. Педагоглардан башка бу мөмкин түгел, – дигән теләген белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Укытучыларыбыз глобальрәк проблеманы хәл итеп калыр, дип көткән идем...
Алга китеп әйтим, биредә җыелган иң алдынгы педагоглардан «Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?», «Иң беренче нинди проблемаларны хәл итәргә кирәк?» – дигәнрәк гади сорауларны ишетермен дип һич уйламадым. «Хезмәт хакын хәл итеп булмасмы», «кәгазь боткасыннан ничек тә булса арыныйк әле» һ.б. глобальрәк проблемаларны хәл итүләрен сорарлар дип көттем. Соң бу хакта бер генә ел чаң сукмыйлар бит, яшерен-батырын түгел.
Укытучының абруен күтәрер өчен тәкъдимнәр дә яңгыраса, артык булмас иде. Укытучы күзаллавыннан әйтелгән сүз – мөһим, чөнки, мәгариф өлкәсендәге проблемалар турында укытучылар гына «чәйнәп» аңлатып бирә алыр иде.
Мәктәпләрдә укытучылар җитмәү проблемасын Рөстәм Нургалиевич та билгеләп узды, бу проблемага тулырак тукталып булыр иде, соң, очрашу да шуның өчен оештырылды бит?! Сораулар бирү вакыты тәмамланганнан соң да, сорау бирүчеләр юкмы, дип кызыксынды Рөстәм Нургалиевич... Кыскасы, минемчә, укытучыларыбыз глобальрәк проблемаларны хәл итеп кала алмады кебек. Миндә шундый фикер туды.
«Иң төп имтихан – дөрес итеп өйләнү»
Иннополис мәктәбендә җәмгыять белеме һәм тарих фәннәре укытучысы Айнур Гаязетдинов Рөстәм Миңнехановтан аның тормышындагы төп имтиханнар турында сорады.
Имтиханнар безнең бөтен тормышыбыз чолгап ала: мәктәп, көллият, вуз... Кайсы имтиханны истә калдырдыгыз, кайсысы тормышыгызны үзгәртте? – дип кызыксынды ул.
Нинди генә имтихан булмасын, ул – стресс. Мәктәптә дә, югары уку йортында да, яңа вазыйфага билгеләнгәндә дә имтиханнарым күп булды. Әмма иң төп имтихан – дөрес итеп өйләнү. Калган әйберләрне төзәтеп була, – дип елмайды Татарстан Рәисе.
175мнче гимназия директоры Камил Абдулвахобов Татарстан мәгариф системасында нинди проблемаларны хәл итәргә кирәклеген сорады:
Олимпиада һәм ярыш нәтиҗәләре буенча гына системаның уңай булуын әйтеп булмый. Россия күләменнән караганда, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. Ул кадрлар, тарих белән көчле була ала. Олимпиада чемпионаты гына түгел, урта белем бирү учрежденияләренең сыйфатын булдыру кирәк. Августта конференция үткәрәбез. Без анда мактау сүзләрен ишетергә ашыкмыйбыз. Бала кайда гына укыса да, ул тиешле белем алырга тиеш.
Укытучылар бөтен җирдә дә җитәрлек күләмдә түгел, профессиональ әзерлек ягыннан да эшләргә кирәк. Матди яктан да мәктәпләрдә тәртип салырга кирәк, ел саен анда 5-6 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Шартлар тудырып, яшьләрне мәктәпләргә тартырга кирәк. Әле эшләгән эшкә риза түгел, үзегез күреп торасыз, лицейлар, класслар ачабыз. Аның нәтиҗәсе иртәгә булмый, нәтиҗәсен 10 елдан күрәчәкбез. Бүген утырткан орлык нәтиҗәне бирәчәк. Аны, бәлки, без күрмәбез, киләчәк буыннар күрер, әмма шушы мәсьәлә өстендә эшләргә тиешбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Лаеклы хезмәт хакы һәм торак: яшь педагогларга ничек ярдәм итәргә?
Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты «Университет» гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Вадим Кормишин очрашуда иң кирәкле сорауларның берсен күтәрде.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Республикада яшь педагогларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, 15 мең күләмендә булачак укытучылар өчен стипендия, грантлар системасы һ.б. Шуңа да карамастан, укытучылар (аеруча яшь укытучылар) мәктәпләрдән китә. Республикада тагын нинди ярдәм чаралары кертеп булыр иде икән? – дип кызыксынды укытучы.
Дөресен әйткәндә, бу – зур проблема. Гомумән, укытучы булу – абруйлы, авторитетлы эш. Шуңа күрә хезмәт хакы да тиешенчә түләнергә тиеш. Укытучы үзен тормыш сыйфаты белән тәэмин итәргә тиеш. Икенчедән, торак мәсьәләсе. Без бу юнәлештә активрак эшләргә тиеш. Бездә социаль ипотека, грант программасы да бар. Безгә барысын да карап чыгарга, торакны субсидияләү механизмнарын һәм башка ярдәм чараларын кулланып, педагогларны районнарда һәм шәһәрләрдә беркетү өлешендә өстенлек бирергә кирәк. Кешенең үз почмагы, үз торак мәйданчыгы булганда гына тамыр җибәреп була. Укытучы башка эш эзләп йөрмичә, үз һөнәренә хезмәт итсен өчен, түләү системасы, тормыш сыйфаты да югары дәрәҗәдә булырга тиеш, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов: «Тормышымдагы иң төп остазым – Минтимер Шәрипович»
Чаллы дәүләт педагогия университетының чит телләр кафедрасы доценты Аделина Сафина Рөстәм Миңнехановтан тормыштагы төп остазлары турында сорады. «Күп кешеләр өчен укытучы – белем, профессиональ осталыкларын тапшыручы гына түгел, остаз да. Ә Сезнең өчен тормыштагы остазыгыз кем?» – дип кызыксынды ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Тормышымда остазларым күп булды. Гомумән алганда, киләчәктә уңышка ирешер өчен, нинди мохиткә эләгәсең бит әле. Кайсы остаз белән бергә эшләргә туры килсә дә, миңа уңыш елмайды, дип саныйм.
Барлык остазларымнан хәлиткеч рольләрнең берсен Татарстанның беренче Президенты – ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев уйнады. Ул – безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Аның җитәкчелегендә мин 1993 елда, хакимият башлыгы булгач, эшли башладым. Аның җитәкчелегендә Финанс министры, Премьер-министр булып эшләдем», – дип билгеләде Татарстан Рәисе.
«Миңа инженерлык һәм эшмәкәрлек өлкәсе якын»
Казан дәүләт медицина университетының гигиена, хезмәт медицинасы кафедрасы өлкән укытучысы Анастасия Абляева Рөстәм Нургалиевичтан нинди юнәлештә галим була алуы турында сорады.
Билгеле булганча, Сез техник белем алгансыз. Үзегезне фәнгә багышлаган булсагыз, кайсы юнәлеш кызыклы булыр иде икән? – диде галимә.
– Медицина түгел инде (көлә). Миңа инженерлык өлкәсе якын. Техник инженерлык фәннәрен сайлар идем. Шулай ук минем эшмәкәрлек сыйфатларым бар иде. Әмма ничек бар – шулай килеп чыкты, – дип, уены-чыны белән җавап бирде ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшь галимнәр конгрессын уздыру идеясен хуплады
2026 елда Татарстанның яшь галимнәр һәм белгечләре хәрәкәтенә 30 ел тула. Шул уңайдан республикада яшь галимнәр конгрессы үткәрелергә мөмкин. Хәрәкәт рәисе Юлия Кареева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Киләсе елда безнең оешмага 30 ел тула. Бәйрәм кысаларында без федераль дәрәҗәдә уздырыла торган яшь галимнәр конгрессы форматында Республика фәнни-техник форумын уздырырга тәкъдим итәбез, – дип мөрәҗәгать итте ул республика җитәкчесенә.
Татарстан Рәисе идеяне хуплады һәм тиешле йөкләмәләр бирде.
Яшьләр эшләре буенча министрлык бу тематика буенча актив эшли. Без хупларбыз. Министр монда, Ләйлә Ринатовна (Фазлыева) – бу сезнең периметр. Әйдәгез, моны матур итеп оештырыйк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан фәнендә иң перспектив юнәлешләр нинди?
КНИТУның полимерлар Институты укытучысы Айгөл Вәлиева Миңнехановтан хәзер Татарстанның яшь галимнәренә нинди юнәлешләрдә эшләргә кирәклеген сорады.
Әгәр сез укытасыз икән, кадрлар әзерләргә кирәк. Фән белән шөгыльләнәсез икән, яшьләребезне бу эшчәнлеккә җәлеп итәргә кирәк. Безнең республиканың үсеш нокталары – нефть сәнәгате, нефть химиясе, машина төзелеше. Әгәр яңа юнәлешләр турында сөйләсәк, бу – аддитив технологияләр, Ясалма фәһем һәм автоматлаштыру, – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Технологияләр бары тик ватан фәненә генә нигезләнергә тиеш»
Студентлар фәнни клубларының гамәли эше Татарстан өчен актуальме, дип кызыксынды КФУның Бутлеров исемендәге Химия институтының югары молекуляр һәм элементоорганик кушылмалар кафедрасы доценты Роман Семенов.
Безнең индустриаль партнерларыбызның технологияләргә керү мөмкинлеге чикләнгән шартларда алар бары тик ватан фәненә генә йөз тотарга тиеш. Моны эре компанияләр җитәкчеләре дә аңлый. Алар бу юнәлешкә якын килүне яңадан карап чыкты. Студентларның фәнни клублары нәрсә белән шөгыльләнә – шуңа ихтыяҗ зур, – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Биредә талантлы балаларның күпчелеге калсын өчен шартлар тудырырга тиешбез»
Без белемле, амбициоз яшьләргә таянабыз. Яңа технологияләрне яшьләрдән башка беркем дә эшләмәячәк. Мин ихлас күңелдән әйтәм: биредә талантлы балаларның күпчелеге калсын һәм белем алсын, карьера үсешен үстерү мөмкинлеге булсын өчен шартлар тудырырга тиешбез.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Без – ачык. Республикага бик күп талантлы яшьләр килә, алар безнең югары уку йортларында укый. Соңгы 10 елны чагыштырсак, безнең югары уку йортлары җитди төстә үзгәрде. Системалы эш алып барыла башлады. Безнең мәгариф системасы, югары мәктәп – ул бик җитди. Карагыз, нефтьнең югары мәктәпләре хәзер ничәү? Түбән Камада – Технология университеты, Чаллыда – Техник университет, 5-6 ел элек боларның берсе дә юк иде әле, – дип йомгаклады ул сүзен.
Очрашу тәмам булгач, яшь галимнәр һәм педагоглар, күмәкләшеп, Рөстәм Миңнеханов белән фотога төште.