Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы булып эшләүче Гөлнара үги кызын үтүк белән җәзалаган

news_top_970_100
Укытучы булып эшләүче Гөлнара үги кызын үтүк белән җәзалаган
видеодан скриншот
Волгоград өлкәсен буенча Тикшерү идарәсе

Волгоград өлкәсенең Кызыл Октябрь бистәсендә 40 яшьлек Гөлнара 8 яшьлек үги кызын җәзалап торган. Гөлнара мәктәптә укытучы булып эшли, кешеләр каршында кызны кочаклап кына тора. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

8 яшьлек кызның язмышы бик авыр була. Бер ел элек аның үз анасы үлә, аннары өйгә үги ана килә. 

«Гөлнара безнең бистәгә Фролов районыннан килде. Авыл мәктәбенә физика һәм математика укытучысы булып урнашты. Май азагында килешү тәмамланды һәм ул эшсез калды. Ул һәрвакытта да яхшы киенә, үзен адекват тота иде. Үги кызы былтыр беренче сыйныфка керде. Әле шушы көннәрдә генә Гөлнара кызын кочаклап, үбеп торды, кулыннан җитәкләп йөртте. Ләкин бала бәхетсез икәне күренә иде», – ди авылдашлары.

Өйдә җәһәннәм булган. Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, бала вәхшиләрчә җәзалауда яши. Өйдә Гөлнара укытучыдан җәзалаучыга әверелә. Ул кызның башын кайнар үтүк белән пешерә, унитазга батыра, куллары һәм аяклары белән бөтен тәненә бәрә, кызның тәне күгәреп, тырналып бетә. Каеш белән кыйный, авыл халык «уклау белән дә кыйный» дип өсти. Башына суга торгач, бала аңын югалтып егылган чаклар да була.

Баланың атасы бу хәлләрне күрмәве сәер. Авыл халкы сүзләренчә, гаилә яхшылар рәтендә. Әти кешенең үз өе, тракторы бар, ул Гөлнара белән күптән түгел генә танышкан һәм өенә яшәргә чакырган. Аны биредә күпләр белә, ул салып йөрми, эшчән. Яңа хатыны белән ул бик зурлап туйлар оештыра. Тыштан бар да яхшы кебек тоела.

Хәзер ачыкланганча, Гөлнара үги кызын күптән кыйный.Савыт-саба юылмаган, идән чиста түгел һәм башкалар өчен балага эләгә. 

Гөлнара соңгы тапкыр кыйнагач, бала качып китә. Ул барысын да әтисе ягыннан туганнарына сөйләп бирә. Аңа берни исбатлыйсы да булмый – кызның бөтен тәне кыйналып күгәреп беткән.

Волгоград өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, 28 июньдә баланы коточкыч хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Тикшерү бара. Гөлнараны СИЗОга япканнар. Аны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 15 июль 2022
    Исемсез
    Сабый.Фашист..7 ел аз мона..Хэшэрэт хатые.Атасы суквр микэнни.
  • 7 июль 2022
    Исемсез
    Эле бу гына аз! Гонахсыз сабыйны жазаларга кем ул ул хатле! Ата кеше "курми"инде ул, хатын китэр, ой эше мина калыр дип курка. Баштан утте инде, ул уги энилэр. Курмэгэн калмады. Ещё укытучы! Хайван! Узендэ шулай жазаласыннар, кабэхэт!
  • 7 июль 2022
    Исемсез
    Ин беренче атасын судить итэргэ кирэк!! Шундый ике аяклы жанварларга баланы укытырга ничек тапшырасы?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100