Екатеринбургта балаларга янаган укытучыны аудиога яздырып алганнар, дип яза https://www.e1.ru/ сайты. Биология укытучысы бишенче классларны укытырга тиеш була. Дәрескә соңга калып килә һәм балаларның дәрестә шаулашып утырулары аны чыгырыннан чыгара.
— Бөтенесе дә җенемне чыгарды. Малайлар күп икән, бөтен әйбер дә сезгә ярый дигән сүз түгел. Рәхәт чигеп утыралар, көләләр… Зур класслар булса, бер хәл. Мин аларны һичьюгы кыйный алам – миңа аның өчен берни дә булмый. Әгәр шулай дәвам итсә, без янәшә генә яшибез. Урам караңгы – ул беркемне дә яшереп кала алмый. Алар бит төнлә урамда йөриләр? Кайдадыр очраклы гына очрашырга була, кем белсен…
Юк, беренче дәрескә килеп, укытучы нәрсә эшли ала икәнен ачыкларга кирәк. Ул сезнең каныгызга салынганмы әллә? Көләргә кирәк, әйеме! Мин биш тапкыр түздем, алтынчы тапкыр – юк, җиденче тапкыр да. Аннары – акырам. Кеше шикелле тотыгыз үзегезне!
Судка бирегез. Мин судлаша беләм, мин дурак түгел, өч дипломым бар. Законнарны беләм! – дип яный ул балаларга. Соңыннан: «Мин нәрсәнедер ялгыш әйттем бугай. Кемнедер кимсеттем ахры. Гафу итегез, мескен балалар», – ди.
Балалар бу язманы әниләренә күрсәткәч, зур тавыш чыга. Ата-аналар чатында укытучыны пыр туздыралар. Ул исерек булгандыр, дип фаразлыйлар.
Класс җитәкчесе, директор исеменә гариза языгыз, дигән, соңыннан исә «ул укытучыны алыштырыр кеше юк» дигән. Мәктәптә ике биология укытучысы икән, аларның дәресләре күп булып чыккан.
Мәктәпкә комиссия килгән, алар «укытучыны нәрсә эшләтергә» дип баш вата икән, дип яза e1.ru сайты.
Екатеринбург мәктәпләренең берсендә яңарак кына гауга булган иде. Рус теле укытучысы балаларны кыйный, дип, ата-аналар гариза язган булган – ул, бер укучыны җилтерәтеп, күлмәген ерткан булган.