Укытучы әбисе үтергән малай әтисен кисәткән булган: «Әби мине тиздән үтерер кебек»
Чувашиядә 9 яшьлек малайны әбисе үтерә. Моңа кадәр бала әтисен кисәтә, әбисе аны үтерергә җыенуын әйтә. Аннары бала мәетен анасы таба. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Коточкыч җинаять кылган пенсионер хатын атказанган укытучы була. Ул 9 яшьлек оныгын буып үтерә һәм өйдән чыгып кача. 61 яшьлек бу хатынны тотканнар инде.
Җинаятьче әби күп еллар дәвамында мәктәптә чуваш теле укытучысы булып эшли. Ата-аналар аннан җитәкчелеккә күп тапкыр зарлана. Укытучының балага сугуын, дәрес вакытында балаларга китап ыргытуын әйтәләр. Аны берничә тапкыр эштән дә азат иткәннәр, ләкин барыбер кире алырга мәҗбүр булганнар. Чөнки мәктәптә эшләргә теләүче чуваш теле укытучылары республикада күп булмаган. 6 ел элек ул пенсиягә чыккан.
Сорау алганда, бу хатын гамәлләрен болай аңлата: «Оныгым үзен начар тотты. Мин аның албасты булып үсәчәген беләм».
Мәрхүм бала укый торган мәктәптә исә малайның начарлыкларын хәтерләмиләр, аңа беркайчан да дәгъва булмаган.
«Ул алтын бала иде, бик акыллы, кызыксынучан. Иркә түгел. Начар тәртип турында сүзләр – ялган. Киресенчә, ул 9 яшендә үк тарих, әдәбият белән кызыксына. Бүлмәсендә китаплар күп иде», – ди туганнары.
Мәрхүм малай 3 сыйныфта укыган. Әтисе белән әнисе аерылышкан. Бала анасы белән яши (ул эшләгәндә, оныкны карарга әбисе килә), әтисе Кырымга күченгән. Ир-ат баласы белән еш шалтыратып сөйләшеп тора.
«Соңгы вакытта малай атасына әбисенең гел ачулануын, бәйләнүен, бик агрессив булуын әйтә. Соңгы тапкыр алар фаҗига булганчы 1 атна чамасы алдан сөйләшә. Малай атасына болай ди: «Әби мине тиздән үтерер кебек». Әти кеше бу сүзләр күчерелмә мәгънәдә әйтелгән дип кабул итә, әби оныгына ачудан шундыйрак сүз әйткәндер дип уйлый. Хәзер ул Чабаксарга кайтып китмәгәненә бик үкенә. Малай нидер сизенгәндер», – ди сайт чыганагы.
Баланы җирләгәндә, табутны кабергә төшергәч, атасы үксеп чокырга сикерә, табут капкачына ята һәм улын күмдерергә теләми, диелә хәбәрдә.