Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларның тугыз мең сумнан күбрәк хезмәт хакы соравын түрә хатын "Артык күп таләп итәләр" дип бәяләгән

Укытучыларның тугыз мең сумнан күбрәк хезмәт хакы соравын түрә хатын "Артык күп таләп итәләр" дип бәяләгән

news_top_970_100
Укытучыларның тугыз мең сумнан күбрәк хезмәт хакы соравын түрә хатын "Артык күп таләп итәләр" дип бәяләгән
Соңгы арада түрәләрнең авызын үлчәп ачмавы аркасында берничә гауга чыкты. Россиянең төрле төбәкләрендә түрәләрдән: "Дәүләт сезгә бала табарга кушмады, шуңа ул сезгә берни тиеш түгел", "Яшәү минимумына да бик яхшы тукланып була, макарон һәрвакыт арзан", "30 яшьтән соң хатын-кызга акча кирәкми, бала гына кирәк" дигән сүзләр ишеттек. Инде менә тагын берәү пәйда булды.

Алтай краеның яшьләр сәясәте һәм җәмәгатьчелек программаларын гамәлгә кую идарәсе башлыгы Екатерина Четошникова яшь укытучыларның тугыз мең сум хезмәт хакына зарлануын "артык күп таләп итәләр" дип бәяләгән. Бу хакта ул Amic порталына интервьюда әйткән.

Журналист түрә хатыннан яшьләрне регионда ничек калдырырга дип сораган. Җирле укытучыларның хезмәт хакы нибары тугыз мең сум, алар шуңа китә, дигән ул. "Артык зур таләпләр яхшы нәрсә түгел инде ул. Бөтен нәрсәне дә берьюлы бирүне сорыйлар, ә үзләре әле беркем түгел. Үзләренә "Мерседес" кирәк. Адекват булырга кирәк! Безнең бурыч - яшьләр белән бу мәсьәләдә эшләү", - дип җавап биргән Четошникова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100