Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларны мыскыл итә торган видео таратучыларны җәзага тартачаклар

Мәктәп укучыларының ата-аналары балаларга һәм укытучыларга ярдәм итәргә, һичьюгы комачауламаска тиеш.

news_top_970_100
Укытучыларны мыскыл итә торган видео таратучыларны җәзага тартачаклар
https://pixabay.com/

Укытучыларны мыскыл итеп, интернетта ролик урнаштырган авторларны Россия Тикшерү комитеты җәзага тартачак. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитеты матбугат чараларын һәм социаль челтәрләрне даими рәвештә күзәтеп тора. Дистанцион белем бирү турында кадрлар еш очрый башлады. Аларда укытучыларга карата «пранк» дип аталган мыскыл итүләр сурәтләнә.

COVID-19 таралу белән бәйле шартларда, бар кешедән дә сабырлык таләп ителә. Әлеге вакытта дистанцион белем бирү уку программасын үзләштерү өчен бердәнбер дөрес ысул булып тора. Яшүсмерләрнең әхлаксыз, мыскыл итә торган гамәлләре сурәтләнгән видеороликлар педагогларны һәм яшьтәшләрен хөрмәт итмәү генә түгел. Мондый авторларның гамәлләре уку процессына комачаулый, ата-аналарның контроле тиешле дәрәҗәдә булмавын, балаларын тәрбияләүдә вазифаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәвен күрсәтә.

Интернетта өлкән яшьтәге кулланучыларның үз-үзен шулай тотуы тагын да зуррак гаҗәпләнү тудыра. Алар килеп туган хәлләрнең катлаулы булуын аңларга, балаларга һәм укытучыларга ярдәм итәргә, һичьюгы комачауламаска тиеш бит.

Ведомствода искәрткәнчә, укытучыларны мыскыл итү уку процессына комачаулап кына калмый, җинаять-хокук ягыннан да җаваплылык тудыруы ихтимал. Россия Тикшерү комитеты һәм Россия Мәгариф министрлыгы бергәләп мондый деструктив материалларны тикшереп торачак, аңа катнашы булган кешеләрне ачыклап, аларның гамәлләренә хокукый яктан бәя бирәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Моңа кадәр, апрель аенда Саратов мәктәпләренең берсендә укучыларның әти-әниләре берничә дәресне порно сурәтләр белән өзү турында сөйләгән иде. Укучыларның берсе дәрес вакытында үзенең экранын күрсәтә, анда исә оятсыз контент була. Бу пранкмы, әллә компьютер вирусымы икәнен мәктәп үз көчләре белән генә ачыклый алмый. Моны хокук саклаучылар тикшерә. Бу турыда «Известия» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100