Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларга һәм табибларга бүләк бирергә ярыймы?

Яңа закон проектында коррупциягә каршы стандартлар билгеләнә. 

news_top_970_100
Укытучыларга һәм табибларга бүләк бирергә ярыймы?

Табибларга һәм укытучыларга бүләк алуны тыярга җыеналар. Бары тик канцелярия товарлары һәм чәчәк бәйләме генә бирергә мөмкин булачак. Бу турыда Россия Хезмәт министрлыгының дәүләт хезмәте департаменты башлыгы Дмитрий Беснакка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Түрә сүзләренчә, чәчәк бәйләме һәм канцтоварлардан тыш, барлык бүләкләрне дә тыярга җыеналар. Узган ай азагында Министрлар кабинеты Дәүләт Думасына яңа закон проекты керткән. Документта коррупциягә каршы стандартлар билгеләнә. Алар җирле үзидарә органнарына, субъектларның дәүләт органнарына караган кайсыбер оешмалардагы вазифаларга кагыла.

Бүләк алуны тыюдан тыш, хезмәткәрләр карашлар каршылыгы килеп чыгу, ришвәтчелеккә этәрү очраклары турында хәбәр итәргә тиеш була.

Әлеге кагыйдәләрне бозган хезмәткәрләргә дисциплинар җаваплылык яный, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100