Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларга мәдхия

175 гимназия коллективына багышлана.

news_top_970_100
Укытучыларга мәдхия

Укытучыны әллә кайдан танып була. Алар үзгә. Сөйләшүләре, үз-үзләрен тотышлары, хәтта бер-берсенә охшаш та кебек алар. Берничә ел мәктәптә эшләсә кеше, шуннан китми дә. Мәктәп белән агуланган диләр андый кешеләр турында. Чыннан да шулай. Кайчак уйлап куям – холкы, тышкы кыяфәте бертөрле булган кешеләр бу профессиягә килә микән, әллә инде мәктәптә эшләп шундыйга әйләнә микән алар? Икесе дә мөгаен.

Укытучының төп сыйфаты – бөтен кешене саклап, яклап, җыештырып йөрү. Кая барсалар да, аларның күзләре йөгереп кенә тора – берәрсе читкә китмәгәнме, берәрсенә начар түгелме, бар да урынындамы, тәртипме, нәрсәдер онытылмаганмы? Карап, барлап кына торалар.

Ә инде балалар дигәндә гомумән бөтен нәрсәне онытылар. Үзләрен дә хәтта. Укытучы үзенең балаларын утыз, кырык, илле ел – гомере буена да онытмый. Һәр баланы кабул итә, кеше итеп чыгарырга тырыша.

Җәмгыятьтә әллә нинди үзгәрешләр булып бетте соңгы елларда. Укытучы профессиясенә кеше килмәслек итеп бетерделәр. Ирләр түзмәде, китте. Җанын-тәнен балаларга биргән түзем хатын-кызларыбыз калды. Алар да китсә, кем белем бирер иде балаларга?

Укытучыларның хезмәт хакларын да киметтеләр, аларны ата-аналардан акча җыярга мәҗбүр иттеләр, кәгазь боткасына батырып балалардан да читләштерергә тырыштылар, сайлауларда тиешле кандидатларга тавыш бирдерүгә аларны катыштырып та җәмгыятькә каршы куйдылар. Шулай булуга да карамастан, алар укытучы икәнлекләрен беркайчан да онытмадылар. Һәм халык та боларның барысының да заман шаукымы икәнен һәрвакыт аңлагандыр – укытучы профессиясе барыбер дәрәҗәле һәм хөрмәтле булып калды.

175 гимназиядәге канлы вакыйгаларда да укытучылар үз профессияләренә тугрылыклы калып, чын каһарманлык үрнәге күрсәттеләр. Аларның батырлыгы һич кенә дә Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил, Батырша батырлыкларыннан ким түгел. Секундлар эчендә дөрес карар кабул итеп балаларны коткарып калу – ул чын батырлык!

Менә үзегез уйлап карагыз. Еллар буе яшәп тә үзенә дөрес профессия сайлый алмаган кешеләр бар. Еллар буе очрашып йөреп, үзе яратмаган/ошатмаган кешеләргә өйләнгән/кияүгә чыккан кешеләр күпме. Дистә еллар буе дөрес карар кабул итә алмыйча, үзен таба алмый йөри кешеләр.

Ә монда – мәктәп коллективы секундлар эчендә дөрес карар кабул иткән. Бу бер дә җиңел әйбер түгел. Үзегез уйлап карагыз. Мәктәпкә бомба куелганмы, куелмаганмы? Мәктәптән чыгып качарга тырышыргамы, кабинетларга бикләнергәме? Тәрәзәдән сикерергәме, парта астына качаргамы? Нишләргә? Коридорда “полиция” дип кычкырган кеше чын полицейскиймы, бандитмы? Ишекне ачаргамы, юкмы?

Мәктәп директоры һәм укытучылар санаулы секундлар эчендә шушы дөрес карарны кабул итә алган. Бер генә ялгыш булса – “мәктәптән чыгып качарга тырышыгыз” дигән карар булса, күпме бала харап булыр иде. Әмма мәктәп директоры Әминә Сәлимгәрәевна секунд эчендә дөрес карар кабул итә алган. Бу – бик зур батырлык.

Мәктәптән балаларны коткарганда да, алар, үзләрен онытып беренче чиратта балаларны коткарды. “Болар чит кеше балалары, үземнекен коткарыйм әле” дип йөгермәгән Әмирнең әнисе Алинә ханым да. Никадәр генә әйтергә кыен булса да, ул үз классын саклап калган. Чөнки укытучы өчен чит балалар юк. Барысы да аныкылар.

Коралланган кеше юлына аркылы басу – чын каһарманлык. Моны теләсә кем эшли алмый. Берәүне дә кимсетәсем килми, әмма Мәскәү мәктәпләренең берсендә 2014 елда шундый хәл булгач, мылтык төбәгәч, каравылчы кораллы кешене мәктәпкә кертеп җибәргән иде. Безнең Мулланур абый, Венера апабыз, Тәскирә апабыз һәм Эльвирабыз кораллы бандитның юлына аркылы чыгарга курыкмаган. Балалар хакына алар гомерләрен корбан итәргә дә курыкмаган. Чөнки укытучы өчен иң кадерлесе – балалар.

Хәрби ант биргән ирләр сугыш вакытында антына хыянәт иткән, куркып калган очраклар бар, беләбез. Ә менә балаларга ант биргән укытучыларыбыз һәм педагогик коллектив әйтеп бетергесез бөек батырлык үрнәге күрсәтте.

Болар безнең татар хатыннары. Бу безнең татар ир-аты. Чын татар хатыннары, чын татар егете.

Шул хатыннар, шундый ирләр безнең халкыбызны саклап калган да инде. Алар булмаса, без дә булмас идек.

Былтыр коронавирус эпидемиясе башлангач без табибларның каһарманлыгы турында күп сөйләдек. Күпчелек очракта үз тормышларын да онытып, гомерләрен башкаларның балаларын тәрбияләүгә багышлаган укытучыларыбызның да каһарманлыгын онытмасак иде.

Укытучылар – бүгенге көн геройлары. Аларга мәңгелек дан! Безнең һәркайсыбызның казанышларында аларның өлеше искиткеч зур.

Рәхмәт сезгә, укытучылар!

Рәхмәт сезгә, 175 гимназия укытучылары! Сезнең батырлык, каһарманлыкка дан!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100