Укытучыларга Covid-19 прививкасын ясату мәҗбүри буламы?
Белгечләр авыруны профилактикалауның иң нәтиҗәле чарасы профилактика дип саный.
Россия укытучылары өчен коронавирус инфекциясенә каршы прививка мәҗбүри булмаячак. Бу турыда «Известия» сайты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Гомуми мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә итү департаменты директоры Евгений Семченкога сылтама белән хәбәр итә.
«Беркем дә беркемгә дә көчләп коронавируска прививка ясамас», - ди ул.
Семченко илдә укучылар һәм укытучылар иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән барлык чаралар күрелүен әйтә.
Ул шулай ук гриппка каршы прививка темасы буенча да фикерен белдергән. «Прививка ясарга кирәк, ләкин соңгы карарны һәркем үзе кабул итәргә тиеш», — ди белгеч.
Семченко фикеренчә, авыруны профилактикалауның иң нәтиҗәле чарасы — профилактика.