news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укытучыга пычак белән ташланган, сыйныфка ут төрткән егет ни өчен шулай эшләгәнен әйтте

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җинаять кылуда шикләнелгән 17 яшьлек яшүсмерне “ике яки аннан да күбрәк затны куркыныч ысул белән үтерергә җыену” маддәсе буенча тоткарлаган.

news_top
Укытучыга пычак белән ташланган, сыйныфка ут төрткән егет ни өчен шулай эшләгәнен әйтте

Бүген Стәрлетамакта 1нче номерлы мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташланды, сыйныфка ут төртте, үз-үзенә кул салырга тырышты, дип хәбәр иткән идек.

Мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланды. Аларны хастаханәгә озаттылар.

Соңрак бу егет җинаять эшләвенең сәбәбен аңлатты, дип яза "Башинформ". Ул сыйныфташларын күптәннән күрә яратмаган инде. "Мин, гомумән, мәктәпне күралмыйм. Мин бөтенесен дә былтыр ук суярга җыенган идем. Соңгы тамчы - әни компьютерда уйнауны тыйды. Ул компьютер аркасында минем башым бозыла дип исәпли. Мин аралаша торган кешеләрне ошатмый. Ул минем хәбәрләремне укып чыккан. Шуннан соң мин карарымны тормышка ашырырга булдым", - дигән 17 яшьлек егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар