Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Укытучы зары" - билгесез шагыйрь-укытучы нидән зарлана?

Социаль челтәрләрдә "Укытучы зары" дип аталган шигырь популярлык казанды. Intertat.ru укучыларына билгесез шагыйрь иҗат иткән әлеге язманы тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Укытучы зары" - билгесез шагыйрь-укытучы нидән зарлана?

Яратам мин эшемне
Электрон журналымны.
Кочак-кочак өелеп кайткан
Бер сумка дәфтәрләрне.

Яратам конкурсларны
Меңләгән олимпиадаларны.
Төн буена йоклатмаган
Бетмәс конференцияләрне.

Яратам алтын көзләрнең
Сентябрь,октябрын.
Керфек какмый төн үткәреп
Төзелгән программаларын.

Семинар,мастер класслар
Алар даими инде.
Вебинарлар,форум,курслар
Беркайчан бетмәс инде.

Хәзер җитә яз айлары
БРТ,БДИлары.
Аттестация дигәннәре
Җәйге лагерь айлары.

Сөйләмәдем педсоветны
Анысы бер тамаша.
Уттан алып суга сала
Хуҗабыз "кайнарланса".

Яратмыйча мөмкин тугел
Ут телле балаларны.
Дәрескэ әзерләнмәсә дә
Шат йөзле малайларны.

Әле килә әбиләре,
Әтисе-әниләре.
Жилекләргә үтеп керә
"Ник  өчле?"-диюләре.

Чирек ахырлары җитсә
Бар дөньясы айкала.
Кирәк "дүртле", "бишле" диеп
Балалар арттан чаба.

Менә шулай бер туктамый
Тугыз ай тыгызлыкта.
Конвейрга эләккәнмени
Эшләр безнең гел "худта".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100