Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Укытучы & репетитор». Репетиторга акча түләп кенә баланы белемле итеп буламы?

Россиядә 11 ел элек бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән соң, мәктәпне тәмамлау һәм югары уку йортына керү имтиханына репетитор ярдәмендә әзерләнү популярлашты. Әти-әниләр «якты киләчәк» хакына, акча кызганмый. «Татар-информ» хәбәрчесе ата-аналар, укучылар, укытучылар һәм репетиторларның фикерен белеште.

news_top_970_100
«Укытучы & репетитор». Репетиторга акча түләп кенә баланы белемле итеп буламы?
Салават Камалетдинов

Россия Халык хуҗалыгы һәм РФ Президенты каршында Дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) мәгълүматлары буенча, илдә репетиторлар базарының гомуми бәясе 120 миллиард сумга җитә. Репетитор хезмәте тәкъдим ителгән игълан сайтларында фәнгә, репетиторның тәҗрибәсенә һәм теләкләренә карап, бер сәгатьлек дәрес бәясе 200-1500 сумга кадәр җитә. 2019 елда инглиз теле, математика, рус теле фәннәреннән репетиторларга ихтыяҗ иң зуры булган.

«Укытучылар үзләре репетиторга барырга куша»

Балаларына урта мәктәп белемен бирү өчен, ата-аналар ни өчен репетитор яллый соң? Шул хакта әти-әниләр фикере:

Екатерина Исаева әйтүенчә, укучылар мәктәпнең дәрәҗәсен төшермәсен өчен, тугызынчы сыйныфтан соң, аларга «БДИ бирергә теләсәгез, үзегезгә кирәкле фәннәр буенча репетиторга барыгыз», дип ачыктан-ачык әйтәләр. «Ата-ананың репетиторга акчасы булмаса, укуда көчсез булып саналган балалар тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә тиеш була. Хәзер педсостав дәрәҗәсе дә, совет чорындагыга караганда, түбәнәйде. Чөнки мәктәпкә укытучы булып яшь кызлар килә, кайвакыт үзләре дә хата белән яза, алар балаларны нәрсәгә өйрәтә алсын. Шуңа да ата-аналарга репетиторларга мөрәҗәгать итәргә туры килә», — ди Екатерина Исаева.

Альбина Солтанова уку йортларында түләүсез уку урыннары кимүе өчен борчыла. «Берничә укытучыдан „өстән“ минимум белем бирергә дигән йөкләмә килә дип ишеткәнем бар. „Өстәмә белем кирәк булса, репетитор белән укырлар“, диләр. Кызганыч, хәзер дәүләткә югары уку йортында бюджет урыннары минималь санда булу отышлырак килеп чыга. Димәк, коммерция чәчәк ата. Мин үзем башта түләүсез урта белем, аннан югары белем алдым. Беренче тапкырдан укырга керә алмаган кешеләр, рабфакка (бу югары уку йорты каршындагы кичке бушлай курслар) бара һәм югары уку йортына барысы да диярлек керә иде. Ә хәзер репетиторга күп акча китә, ә бала түләүсез урынга укырга керә алмаска мөмкин. Елдан-ел бу урыннар саны кими бара. Бигрәк тә Татарстанда», — диде ул.

Лилия Абдуллина укытучылар сыйфатсыз белем бирә дип саный. «Укытучыларга ансат — дәрес үткәрәләр, ә белемне төрле сәбәпләргә сылтап, тиешенчә җиткерә алмыйлар. Имеш укучылар күп, тыңламыйлар, бала оешмаган, игътибарсыз, һәм башка сәбәпләр. 20-30 ел элек башкача булгандыр дип уйламыйм, без дә шулай ук күп идек, хулиганнар да дәрес алып барырга комачаулый иде, тик берәү дә репетиторга мөрәҗәгать итмәде. Бәлки, 11 сыйныфта, инде укучы кайсы уку йортына керәчәген белгәч, кирәкле фәнне ныгыту өчен генә булгандыр.

Шул ук укытучылар, үзләрен, я дустын/кызын/танышын репетитор итеп тәкъдим итә.

Җәй көне ишегалдында бер хатын белән аралашырга туры килде, сүз иярә сүз чыгып, үзенең Дәрвишләр бистәсендә укытучы булып эшләвен әйтте. Шундый «мин, мин, мин» дип тора торган хатын завуч вазифасын да үти бугай. Биш яшьлек балама репетиторга йөри башларга кирәк дип әйтте, ягъни аның янына йөртсәк тә була! Мәктәптә җиңел булсын өчен! Сүз уңаеннан, минем балам укый белә, гади биремнәрне үти, мәктәпкә укырга ике елдан керә. Мин аңламыйм, әгәр дә балалар бөтенесен дә белеп килсә, башлангыч сыйныфларда алар нәрсә белән шөгыльләнәләр икән», — дип аптырый ул.

Алсу Ильязова хезмәттәшенең беренче сыйныфта укучы баласын репетиторга йөртүен әйтте. Чөнки сыйныфта 40 укучы бар, укытучы һәммәсенә дә вакыт бирергә өлгерми. Әни кешенең тагын ике кечкенә баласы бар һәм ул үзе дә бар игътибарын мәктәптә укучы баласына биреп бетерә алмый икән. Шуңа күрә аларга чит кеше ярдәменнән дә файдаланырга туры килә. Баланың үзеннән дә тора. «Менә аның улына аерым аңлатырга кирәк», — ди Алсу.

Олеся Шәрәфисламова гомумән мәктәпнең нигә кирәклеген аңламый. «Әнинең хезмәттәше фикеренчә, мәктәптә хәзер белем бирмиләр. Мәктәп хәзер нигә кирәк, гомумән, аңлашылмый. Бала икенче сыйныфта укый. Мәктәптә тема үтәләр, ике мисал чишәләр, ә калганын өегездә өйрәнегез. Мәктәпкә йөрмәсәң дә була. Һәм менә алар төнге уникегә кадәр предметларны өйрәнеп утыралар. Башлангыч мәктәп белемен белмәүчеләр, я вакыты булмаганнар репетитор яллый. Мәктәптә бушлай белем бирмиләр, өстәмә дәресләр өчен акча түләсеннәр дип, барысы да махсус эшләнә дигән фикер туа», — ди ул.

Светлана Леонова да хәзерге мәктәп программасын тәнкыйтьли. «Программа катлаулы һәм аңлаешсыз. Бер тема, ике тема үтәләр дә, анысын беркетмиләр, тагын биш темадан соң, беренчесен искә төшерәләр, ә аны инде беркем дә белми. Укытучылар белемнәрен укучыларга тиешенчә җиткерергә омтылмый да, чөнки аларны барыбер репетитор итеп яллаячаклар. Безнең сыйныфта да 36 кеше иде, ләкин элек беркем дә репетитор ялламый иде. Теманы аңлатырга да, балалардан сорарга да өлгерәләр иде. Рус теленнән, мәсәлән, балалар хәзер инша язмыйлар, аларның фантазияләре эшләми. Бездә дәфтәрләрдәге күнегүләрне бик сирәк эшлиләр, нигездә, компьютер буенча тестлар бирәләр. Монда каян белем булсын, алар бит язмыйлар да?» — ди ул.

«Укучыларның төрлесе була»

Казанда инглиз теле укытучысы булып эшләгән Алсу Лотфуллина педагог күзлегеннән фикерен әйтте.

«Без университетта укыганда да репетиторлага мөрәҗәгать итү күренеше бар иде инде. Мәктәптә укыткан кеше буларак әйтә алам — укыту программасына артык күп темалар куялар. Мәсәлән, инглиз телен практикада кулланырга, сөйләшергә 45 минут кына житми. Җитмәсә, сыйныфта укучылар саны егермедән дә ким тугел, барсына да индивидуаль якын килеп булмый. Укучыларның төрлесе була — озак вакыт әкренләп аңлатканны теләүчеләре, шук, шаяннары була, тизрәк аңлатуны теләүчесе була. Төрле факторлар йогынты ясый инде, һәм тел өйрәнгәндә бик күп практика кирәк, укытучыларның күбесе дәресләрне инглиз телендә алып бармый, андыйлар бик аз. Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы биру өчен дә өстәмә дәресләр алалар, хәзер баладан күпне таләп итәләр», — ди ул.

«Репетитор һәр укучы белән уртак тел таба»

Балалар үзләре дә репетиторлар турында төрле фикердә. Казан мәктәбендә укучы 16 яшьлек Самат Исмәгыйлев репетитор укучыда моңа кадәр аңа кызык булмаган әйбергә кызыксыну уяту өчен кирәк дип саный.

Минем өчен репетитор белән шөгыльләнүнең өстенлеге — аның һәр укучы белән уртак тел табуында. Шуңа күрә, дәрес вакытында укучы үзен комфортлы хис итә. Репетиторның төп минусы шунда: үзеңнең шөгыльләреңне башка вакытка күчерергә туры килә, — диде ул.

Балтач районы Арбаш авылыннан Камилә Закирова репетиторга йөрмәгән. Ул хәзер КФУда түләүсез бүлектә 2 курста укый.

Мин имтиханнарны репетиторлар ярдәменнән башка бирдем. Тик бездә ресурс үзәге бар иде, аның ярдәме тиде үзе. Миңа калса, репетиторларга мөрәҗәгать итү күп очракта чыгарылыш сыйныф укычысының үз-үзенә җитәрлек дәрәҗә ышанмавына, яисә дисциплиналы рәвештә әзерләнә алмавына бәйле. Чөнки репетиторлар белән шөгыльләнгән дусларымнан еш кына «репетиторга барыр алдыннан теләсәң теләмәсәң әзерләнергә кирәк була, чөнки тикшерә», дия иде. «Минем балларым түбән, бирә алмыйм» дигән уй репетиторлар ишеген кагарга мәҗбүр иткән очраклар да бар. Тик репетитор белән шөгыльләнү бернинди гарантия бирмәвен беркем дә исәпкә алмый.

Репетиторларның актуальләшүе яхшы рекламага бәйле, миңа калса. Чөнки алар үзләренең эшләрен «нульдән башлап, кыска вакыт аралыгы эчендә» дигән матур тышачага төрә. Ә чынлыкта исә, укучының үз теләге булмаса, аңа күпме белем бирергә тырышсаң да мәгънә булмый. Практикасыз белем яфраксыз агач күк. Ә практика үзең шөгыльләнмичә генә барлыкка килми. Ә үзең нидер эшләү, биремнәр чишү өчен репетиторга мөрәҗәгать итү түгел, бары тырышлык кына кирәк, — ди Камилә.

«Татар-информ» матбугат агентлыгы журналисты Зилә Мөбәрәкшина 2016 елда БДИ тапшырган. Ул КФУда үткәрелгән тест нәтиҗәләре буенча татар теленнән 100 балл җыйган.

— Имтиханнарга сентябрь башыннан ук математика, рус теле фәннәреннән укытучыларыбыз әкренләп әзерләргә тотынды, аларның ярдәме һәм тырышлыгы белән безгә дә аңларга, белем эстәргә җиңелрәк булды, билгеле. Шуңа күрә, бернинди репетиторларга мөрәҗәгать итү теләге юк иде. Ә менә калганнарына үзебезнең генә көчебез җитеп бетмәде, бөтенләй артта калган темаларны куып җитәргә кирәк булу сәбәпле, репетиторларга барырга итәргә туры килде.

Мин рус теле, математика (база дәрәҗәсе), җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырдым. Рус теленнән укытучыбыз Резедә Бикметова булды. Ул безне үзенең методикасы буенча укытты. Мәсәлән, ул безгә өй эшләре бирмәде. Дәрестә безгә БДИ буенча биремнәр эшләттерде, бер-беребезгә тараттырып, тикшерттерә иде. Иншаларны да билгеле бер тема биреп яздырды, без аларны өйдә язып килә идек, ул аны үзе тикшереп, хаталарын күрсәтеп, төзәттерә иде. Рус теле һәм математика фәннәреннән БДИга әзерлектә укытучының роле зур булды дип әйтә алам, чөнки мин БДИ тапшырганда сыйныфта алган баллдан да югарырак балл алдым. Бер тапкыр да андый балл алганым булмады. Рус теленнән нәтиҗәләрем 82 балл иде. Мин моңа бик нык сөендем, чөнки татар баласы өчен рус телен бирү ул бөтенләй икенче әйбер. Математикадан база дәрәҗәсен генә бирдем, институтка керү өчен шул гына җитә иде. Җәмгыять белеменннән репетиторга йөрдем, чөнки укытучыбыз йомшаграк иде, — дип сөйләде Зилә.

«Репетиторлык белән укытучылар өчен акча эшләү юлы барлыкка килде»

Алинә Хәкимҗанова, репетитор, тарих, җәмгыять белеме һәм чит телләр укытучысы, Мәскәүдә Европа гимназиясендә эшли.

— Күп еллар репетитор булып эшләгәнлектән, шуны әйтә алам: барысы да репетиторны кем алуга бәйле. Репетитор яллауның беренче сәбәбе яшь критерие белән бәйле. Абитуриентларны ата-аналары БДИга үзләре әзерли алмый, бу аңлашыла. Мәктәп тә тулысынча әзерли алмый, чөнки БДИ программасы мәктәп программасына караганда күпкә киңрәк һәм өстәмә дәресләр таләп итә. Мәктәптә укытучылар моны бушлай эшләсәләр дә, нәтиҗә булырмы икән? Чит телләр буенча карасак, мәктәптә укырга өлгермәгәнне өйрәнергә кирәк, ди. Шулай ук, әти-әнинең дә белемнәре дә, вакыты да юк. Әти-әниләр күп эшләгәнгә, хәтта башлангыч сыйныф балалары белән дә шөгыльләнә алмыйлар. Тел яки предметны, алу-кушуны белсәләр дә. Әмма чишү алгоритмнарын белмиләр. Халыкча итеп әйтсәк, «100 граммнан башка аңлап булмый». Башлангыч мәктәптә дәресләр алып барганым булды. Бу әллә нәрсә! Шулай итеп, бу — фәнне белмәү һәм укыта белмәү, ата-аналарның үз балаларына вакыты җитмәве.

Мәктәптә дә «репетитор яллагыз», диләр бит. Барысы да шуңа көйләнгән бу. Бу яхшы хезмәт. Укытучылар өчен акча эшләү юлы барлыкка килде. Безгә яхшы. Тик мәктәпнең репетиторларга мөрәҗәгать итмәслек итеп белем бирә алмавы начар. Бу сорау мәгариф системасына инде.

Шулай ук репетиторлык бик популяр. Шундый мейнстрим. Нәрсә генә булмасын, шундук репетитор кирәк. Кешеләр җиңел юл эзли. Үзем булдыра алмыйм, «арттан тибүләре» кирәк. Бала белән утырасым килми, башка кеше утырсын.

Репетитор ялласаң, чит тел үзеннән үзе өйрәнелә, яки БДИны тәгаен биреп булачак дигән иллюзия бар. Әйтерсең, репетитор — ул тылсымчы.

Ә чынлыкта, укырга кирәк булып чыга. Аннары укытучыдан гайрәтләре чигә һәм яңа репетитор эзлиләр.

Репетиторлык нәкъ менә шәхси дәресләр булганга популярлашты. Бөтен бала да класста белем ала алмый. Укытучы белән уртак тел табылмаска мөмкин. Ә монда үзең сайлау һәм ошамаса, алыштыру мөмкинлеге бар. Курсларда бөтенесе дә укый алмый, яки вакытлары юк. Шуңа күрә репетитор хезмәте бик уңайлы, — ди ул.

«Балалар бик таркау булып килә»

Казанда инглиз теле буенча репетиторлык белән шөгыльләнүче Вероника Сабитова да фикере белән уртаклашты.

— Баланы репетиторга йөртү, еш кына, ата-аналарга гына кирәк. Балалар, кызганыч, кайчагында бик таркау булып киләләр, нәрсәгә тотынырга да белмәссең: өй эшенәме, әллә билгеләргәме, яисә предмет буенча гомуми белем бирергәме. Бу өлгерешне дә күпмедер дәрәҗәдә яхшыртыр иде.

Икенче момент — мәктәп программасы. Мәсәлән, инглиз теле дәреслеге буенча, икенче сыйныфта уку елы башыннан берничә атна үтүгә, балалар инде инглиз телендә укый белергә тиеш. Өстәвенә, күреп истә калдыру ысулы белән укырга өйрәнергә тиеш. Ләкин сүзләр биремнәрдә бик сирәк очрый һәм аларны әле тиз генә очратып булмый. Starter дәрәҗәсендәге дәреслек бар бит, тик аны, кагыйдә буларак, түләүле түгәрәкләрдә өйрәнәләр, ә 1 класста өйрәнү киң таралмаган. Димәк, балалар башта ук берни дә аңламый, ә ата-аналар еш кына ярдәм итә алмый, — ди ул.

«Репетитор мәктәптәге бөтен проблеманы хәл итә дигән сүз — миф»

Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицее директоры Тимербулат Самерханов репетиторлык хезмәте турында фикерен уртаклашты.

Ни өчен соңгы елларда ата-аналарның репетиторларга ешрак мөрәҗәгать итү тенденциясе күзәтелә?

Мәктәпләрдә дә яхшы белем бирәләр. Әмма шуны аңларга кирәк: конкрет мәктәптә, конкрет сыйныфта белем дәрәҗәсе төрле балалар укый, укытучыларга да җиңел түгел. Араларында фәнне өйрәнергә теләмәүчеләр дә бар, КФУның мехматына керерлек итеп укучылары да бар. Хәзер укучылар өчен БДИга, ОГЭга, олимпиадаларга әзерли торган күп төрле түләүле дә, бушлай да ресурслар барлыкка килә. Бу онлайн-мәктәпләр, онлайн-курслар, кешеләр аларны актив куллана башлый. Репетитор мәктәптәге бөтен проблемаларны хәл итә ала дигән сүзне миф дип саныйм. Чөнки репетиторлар — шул ук укытучылар, укучы белән аерым эшлиләр генә. Миңа калса, кайбер укучыларга, чыннан да, аерым эшләргә кирәк, аларга файдалы булыр иде. Бөтенесенә дә түгел, әлбәттә. Мин белем бирү үсеше уңай юнәлештә бара дип саныйм.

БДИны өстәмә дәресләрсез генә тапшырып, югары баллар җыеп буламы?

Әлбәттә. БДИ биремнәре мәктәп программасына нигезләнгән. Әмма моны эшләү җиңел түгел. Нинди балл җыярга теләүдән тора. Әйтик, математикадан, башка фәннәр кебек үк, 100 балл җыярга мөмкин. «БДИ тапшырдым» дигән нәтиҗәнең нәрсә икәнлеген ачыкларга кирәк. Кем өчендер «БДИ тапшырдым» — ул 80-100 балл, ә кем өчендер минимум булып билгеләнгән 25-45 балл. Шуңа күрә, монда формулировкаларны аңларга кирәк. Мәктәп программасы ярдәмендә 75тән артык балл җыярга мөмкин. Күбесе укучының үзеннән тора, башлангыч мәктәптә ничек шөгыльләнгән, ничек укый һәм яза, нинди хаталар җибәрә. Әлбәттә, техник хаталар, бланкларны тутырганда, критерийлар буенча биремнәрне рәсмиләштерүдә хаталарны булдырмас өчен БДИга аерым әзерләнергә кирәк. Укытучылар яңа темаларны аңлатканда, моңа игътибар итәләр дип ышанам.

«Ата-аналарда репетитор турында саташу дәрәҗәсендәге ялгышу бар»

Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина репетиторлар турында фикерен уртаклашканда әти-әниләрнең белем алуга карашы турында искәртә.

Бу мәсьәләдә төрле әти-әнинең төрле мотивациясе этәргеч булып тора. Кайберсенең баласы бик начар укый, кайберсенең авыру сәбәпле белемнәре начар була, кайберсенең баласы башка сыйныфларда дәресен әзерләми башлый, начар укый. Әти-әнисе баланың белемен репетитор ярдәмендә яхшыртырга уйлый. Әмма минем тәҗрибә шуны күрсәтә, репетиторларга йөреп, балалар әллә нинди зур уңышлар казана алмый. Проблеманың асылы башкада: кечкенә сыйныфлардан белем алу кагыйдәләре кечкенә балага тиешле дәрәҗәдә салынмый. Әти-әниләрнең үзләрендә белем алу мәсьәләсендә фикерләре һәрвакытта да дөрес булып бетми.

Ата-аналарда хәзер репетиторлар мәсьәләсендә саташу дәрәҗәсендәге ялгышу, алар репетитор алам да, бала белемле була дип уйлыйлар. Бу тамырдан ялгыш фикер, — ди тәҗрибәле укытучы.

Репетиторлар эшчәнлеге өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы җавап бирми

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы репетиторлар эшчәнлеген тикшереп бармый. Министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта әйтте.

— Мәгариф һәм фән министрлыгы репетиторлык өлкәсен контрольдә тотмый. Мәсәлән, Сәламәтлек саклау министрлыгы буенча карасак, бик күп дәвалаучы әбиләр, экстрасенслар бар, ләкин алар бернәрсә өчен дә җаваплы түгел, килешү төземиләр, ягъни бу эшчәнлек формаль түгел. Аларга кешеләр үзләре теләп мөрәҗәгать итә. Репетиторларга мөрәҗәгать итәргә беркем дә мәҗбүриләми. Бу — министрлык тарафыннан регламентланмаган өлкә. Сез үзегез репетитор белән шөгыльләнергә теләсәгез, шөгыльләнәсез. Без бала БДИ тапшырсын өчен кирәкле хезмәтләрне күрсәтергә тиеш. Бездә дә БДИны репетиторларсыз тапшыручы балалар күп. Баһавиев репетиторлар белән шөгыльләнмәде, ул укытучыларына рәхмәтле. (Сүз 2019 елда Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 гимназияне тәмамлаганда БДИны 399 баллга тапшырган Рамил Баһавиев турында бара — ТИ. Рамил Баһавиев белән интервью)

Укытучының мәктәптә укыткан фәненнән репетиторлык белән шөгыльләнергә хокукы юк. Ул моны эшләргә тиеш түгел.

Татарстанда репетиторлар базары күләмен исәпкә алу мөмкин түгел. Репетитор законсыз рәвештә эшләсә, килешү төзелмәсә, исәпкә алып булмый. Мәсәлән, кеше бүген репетитор түгел, ә иртәгә ул репетитор булып китте, ди. Әгәр аңа кем дә булса үз акчасын түли икән, ул моның белән шөгыльләнә ала бит. Ә менә без мәҗбүр итсәк, бу башка мәсьәлә. Әмма без беркайчан да мәҗбүр итмибез, без тәкъдим иткән хезмәтләр барысы да бушлай, — диде Алсу Мөхәммәтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100