Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы һәм укучылар утырган мәктәп автобусы капланган

Укытучы һәм укучы кыз бала хастаханәдә дәвалана.

news_top_970_100
Укытучы һәм укучылар утырган мәктәп автобусы капланган

Башкортстанның Учалы районында балалар утырган мәктәп автобусы юл кырыена төшеп капланган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

1 февральдә 9нчы сыйныф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы утырган автобус Ахун авылыннан Буйда авылына кайтып бара. «ПАЗ» автобусы белән 66 яшьлек ир-ат идарә итә. Салонда тугыз бала, укытучы һәм машина йөртүче үзе була.

Учалы-Ахун-Карагай юлының 16нчы километрында автобус йөртүче идарәне югалта һәм транспорт юл кырыена төшеп каплана. Авариядән соң, салондагы кешеләр алгы тәрәзәдән урамга чыга.

Юл һәлакәте булган урынга тиз арада ашыгыч ярдәм килә. 43 яшьлек укытучы, 9нчы сыйныфта укучы 15 яшьлек кыз баланы хастаханәгә озаталар. Аларның хәле стабиль дип бәяләнә, тормыш өчен куркыныч юк.

Машина йөртүчене алкотестер белән тикшерәләр. Аның канында алкоголь табылмый.

«Авариядән соң, балаларны озата барган хатын-кыз, ике бала медицина ярдәме сораган. Автобус балаларны мәктәп өйләренә озата барган. Укучыларның куркынычсызлык каешын эләктергән булуы билгеле», — дип сөйләгән ЮХИДИ вәкиле.

Учалы хастаханәсенә өч баланы һәм олы кешене алып килгәннәр. «Тикшергәннән соң, укытучыны һәм бер укучыны хастаханәгә салдылар. Авариядә булган кешеләр белән психолог эшли. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән алты укучы янына табиблар бригадасы китте. Аларны өйдә тикшерәләр», — дип сөйләгәннәр Башкорстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әлеге вакыйганы прокуратура тикшерә башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100