Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы һәм дүрт укучы утырган машина поездга бәрелгән, сигез яшьлек өч бала үлгән

Укытучы хатын балаларны үз машинасына утыртып, дәрестән соң өйгә алып кайтып бара торган булган.

news_top_970_100
Укытучы һәм дүрт укучы утырган машина поездга бәрелгән, сигез яшьлек өч бала үлгән
https://altai-krai.sledcom.ru

29 ноябрьдә Алтайдагы Тальмен районында юл һәлакәтендә өч бала үлгән. Машина белән идарә итүче хатын һәм икенче сыйныфта укучы тагын бер бала имгәнгән. Алар авыр хәлдә Барнаул хастаханәсендә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Пациентларның хәле катлаулы, алар стабиль. Фараз биреп булмый, якындагы өч тәүлектә аларны травматик шоктан чыгару өчен көрәш бара», — ди табиблар.

Дәвалану озак булачак, дип фаразлыйлар.

Җиңел машина кар җыештыра торган поезд белән бәрелешә. Урында ук өч бала үлә. Машина белән укытучы хатын идарә иткән. Ул балаларны дәрестән соң өйләренә алып кайтып бара торган булган.

Россия Тикшерү комитетының Алтай крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 29 ноябрьдә тимер юл кичүендә җиңел машина һәм кар җыештыра торган поезд бәрелешә. Авариядән соң 8 яшьлек өч бала — бер кыз һәм ике малай һәлак була. машина йөртүче һәм тагын бер бала хастаханәдә. Машина белән Луговое авылындагы мәктәп укытучысы идарә иткән. Ул балаларны Наумово авылына өйләренә алып кайтып барган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100