Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы хатынны һәм аның анасын кадап үтергәннәр, яраланган баласы ярдәм чакырган

Имгәнгән бала дустына шалтыратып: «Әби үлде, әни кан эчендә», - дип сөйли.

news_top_970_100
Укытучы хатынны һәм аның анасын кадап үтергәннәр, яраланган баласы ярдәм чакырган
https://mosobl.sledcom.ru

Мәскәү өлкәсендә 8 ноябрьгә каршы төндә ике хатын-кызны пычак кадап үтерәләр, 6 яшьлек баланы да яралыйлар. Бәхеткә, бала исән кала. «Лунево» бакчачылык ширкәтендә ике атлы йортта үтерелгән хатын Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының декан урынбасары Виктория Б. һәм аның өлкән яшьтәге анасы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ике хатын-кызда да пычак белән кадалган эзләр бик күп, аларны муеннарына, күкрәкләренә кадап үтергәннәр. Мәрхүмә хатынның 6 яшьлек кызын да яралаганнар, аңа берничә тапкыр пычак белән сукканнар. Кыз бик авыр хәлдә, аны хастаханәгә салдылар, табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша», — дип сөйләгән тикшерүчеләр.

Фаҗига төн урталарында була. Күршеләр тавышлар ишеткәч, полиция чакыралар. Якынча версия буенча, хатыннарны караклар үтергән булуы ихтимал.

«Өйдә кыйммәтле әйберләрне эзләүләре ихтимал», — дип аңлаткан Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

«Лунево — элиталы бистә түгел, ул гадәти, ләкин анда зиннәтле йортлар да шактый. Виктория Б. йорты шундыйлардан», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Тикшерү версиясе буенча, 7 ноябрьдә Солнечногорск шәһәр округында урнашкан шәхси йортта 1976 һәм 1953 елда туган ике хатын-кыз мәете табыла. Алар әниле-кызлы. Мәетләрдә пычак белән кадалган эзләр бик күп. Өйдә 6 яшьлек кыз бала да була. Аның муенында һәм күкрәгендә пычак кадалган урыннар күп. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар. Тикшерү эшләре бара, диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Фаҗигадән соң, яраланган кыз бала дустына шалтырата. Ул әбисенең үлүен, әнисенең кан эчендә ятуын сөйли. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. Канал фаҗига булган йортта төшерелгән кадрларны күрсәтте.

Мәскәү өлкәсендә ике хатынны үтергән урында табылган кыз баланы авыр хәлдә Мәскәү хастаханәсенә китергәннәр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Кончаловский исемендәге өченче шәһәр хастаханәсенең реанимациясенә 9.30 сәгатьтә китерделәр. Баланың хәле авыр», — дип сөйләгән агентлык чыганагы. 

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, әлеге җинаятьне шушы өйдә эшләүче якын чит илдән килгән кеше кылуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100