Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы хатын мәктәпкә бизәнеп килгән кызның битен юдырткан, аннары гафу үтенгән

Мәктәптә тикшерү башлангач, укытучы эштән киткән.

news_top_970_100
Укытучы хатын мәктәпкә бизәнеп килгән кызның битен юдырткан, аннары гафу үтенгән
https://pixabay.com

Ростов өлкәсендәге Морозовск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә укытучы хатынның укучы кызны ачулануын видеога төшереп алганнар. Укытучы баланың бизәнеп килүен ошатмаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Укытучы хатын кыз баланы битен юарга мәҗбүр иткән. 

Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралган. Укытучы баланы раковина янына алып килә, «менә сиңа шулай» дип сөйләнә һәм баланың битен юдыра башлый. Аннары ул кыз баланы класска кертә.

«Хәзер син сезне ничек тәрбиялисен белерсең. Кара син аңа, чибәркәй. Минем нервымны ашарга килгән. Юып ташла тиз генә», — ди укытучы.

Кадрларда укытучының баланы төрткәләве күренә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, бу вакыйгадан соң мәктәптә хезмәт тикшерүе булган. Шул вакытта укытучы эштән киткән. Бу укытучы баланың сыйныф җитәкчесе булуы билгеле. Әлеге вакыйгадан соң укытучы хатын укучы кыздан гафу үтенгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100