Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы хатын дәрестә бер малайның яңагына суккан һәм дәфтәрен ерткалап ташлаган

Чыгырыннан чыккан укытучы апаны балалар видеога төшереп алган һәм социаль челтәрләрдә тараткан.

news_top_970_100
Укытучы хатын дәрестә бер малайның яңагына суккан һәм дәфтәрен ерткалап ташлаган
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендәге мәктәптә дәрес вакытында укытучы хатын укучы баланың яңагына сугып җибәргән. Малай дәрестә телефон белән уйнап утырган өчен, укытучы шундый җәза куллана. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге вакыйганы балалар видеога төшереп ала һәм социаль челтәрләрдә тарата.

«Миңа син дә, синең дәфтәрең дә кирәкми. Тагын ни диярсең», — ди укытучы. Аннары ул дәфтәрне ертып ташлый һәм малайның яңагына сугып җибәрә.

Шуннан соң укытучы балага урынына утырырга куша. «Урыныңа утыр. Утыр урыныңа», — ди ул.

Екатеринбург.Онлайн сайты хәбәр иткәнчә, бу укытучы белән шундыйрак хәлләр моңа кадәр дә булган инде. Ләкин биредә яшәүчеләрнең күбесе укытучыны яклый.

«Укытучы кызганыч. Бик яхшы педагог. Аны шулай чыгырыннан чыгару өчен шактый тырышырга кирәк», — дип язалар аның укучылары социаль челтәрләрдә.

Мәктәп директоры әлеге низаг турында белүен әйтә. «Бөтенегез дә тынычланыгыз, зинһар. Эшлик», — ди ул.

Видео социаль челтәрләрдә таралгач, тикшерү башланган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча төбәк идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых әйткән.

«Роликта күрсәтелгән очрак Березовский полициясендә теркәлде», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100