Укытучы галстуксыз килгән өчен студентларны кыйнаган
Интернет челтәрендә укытучының дәресләргә галстуксыз килгән студентларның йөзенә сукканы төшерелгән видео таралды.

Кадрларда күренгәнчә, студентлар такта янында басып тора, ә укытучы чират буенча алар янына килеп йөзләренә суга. Бер егетең эченә йодрыгы белән суга. Шулай ук бу вакытта укытучы сүгенү сүзләре дә кычкыра. Бу хакта Sputnik Узбекистан сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Sputnik Узбекистан сайты ачыклаганча, әлеге хәл Бохара инженерия-технология институтында килеп чыккан.
“Видео якынча бер ел элек төшерелгән. Әлеге инциденттан соң тикшерүләр уздырылды һәм бу укытучыны эшеннән алдылар”, - дип хәбәр иткәннәр Sputnik Узбекистан хәбәрчесенә уку йортында.
Шулай ук әлеге эш буенча җинаять эше ачылмаганы да мәгълүм. Өлкә прокуратурасында әлеге хәл буенча комментарий бирмәгәннәр.