Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы дүртенче сыйныф укучыларына эротик әкият укып, рәсемен ясарга кушкан

Свердловск өлкәсендә эротик җәнҗалдан соң, укытучы эштән китәргә мәҗбүр булган.

news_top_970_100
Укытучы дүртенче сыйныф укучыларына эротик әкият укып, рәсемен ясарга кушкан
pixabay.com

Свердловск өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Реж шәһәрендәге мәктәптә килеп чыккан низаг турында аңлатма бирде. Биредә укытучы 4 сыйныф укучыларына эротик эчтәлектәге әкият укырга биргән һәм рәсемен ясарга кушкан. Бу турыда министрлык башлыгы Юрий Биктугановкана сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

«Тикшерү бара. Без Мәгариф идарәсе һәм район башлыгы аша җентекләп тикшерергә куштык. Әлеге публикация чыкканда укытучының үз теләге белән эштән китү турында гариза язуы билгеле», — дигән министр.

Моңа кадәр биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Реждагы мәктәпләрнең берсендә дүртенче сыйныфта укучы балаларга укытучы Александр Пушкинның эротик сюжетлы әкиятен укырга һәм иллюстрация ясарга куша.

Журналистлар белешмәсе буенча, ата-аналар мәктәп директорына зарлана.

Шәһәрнең Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, укытучы бу әкиятне очраклы биргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100