Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы булып эшләүче күп балалы хатын дүрт яшьлек улын асып куйган

Әти кеше башка балалары белән урамда йөргән чакта, өйдә җинаять кылына.

news_top_970_100
Укытучы булып эшләүче күп балалы хатын дүрт яшьлек улын асып куйган
https://pixabay.com

11 октябрьдә көндез Мәскәү өлкәсендәге Пушкин шәһәрендәге бер фатирда фаҗига була. Биредә дүрт бала һәм аларның әти-әнисе яши. Ир белән хатын 19 һәм 4 яшьлек ике ул, 13 һәм 16 яшьлек ике кыз үстерә. Тикшерү версиясе буенча, 43 яшьлек Людмила 4 яшьлек улын асып куйган һәм бала үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Баланы эштән кайткан әти кеше табып ала. әни кеше җинаятенең мотивын аңлата алмый», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте вәкиле.

«Комсомольская правда» чыганагы хәбәр иткәнчә, әни кеше мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшли. Ул балалар бакчасында да инглиз теле дәресләре уздыра. Ул тәрбиягә алынган һәм күп балалы гаиләләр клубы әгъзасы була, җәмгыять эшендә актив катнашкан өчен бүләкләнә. Аның ире Василий программалау белән шөгыльләнә.

«Әти кеше балалар белән урамда йөрергә чыгып китә. Шуннан кайткач нәни улының асып куелган гәүдәсен күреп ала. Ул баланы реанимацияләргә тырышып карый, ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин бала инде үлгән була», — дип сөйләгән сайт чыганагы.

Җинаять эше ачылган. Гаебе расланса, бу хатынны 20 елга колониягә озатулары ихтимал. Якынча белешмә буенча, бу хатын психикасы бозылудан интеккән. Әгәр үз акылында булмавы расланса, аны дәвалауга озатачаклар. Психиатрия хастаханәсеннән чыгу өчен табиблар комиссиясе нәтиҗәсе кирәк була.

Әлеге гаиләнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә караганда, әле бер ел элек кенә биредә идеаль тормыш була. Әтиләре даими рәвештә гаиләсе белән төшкән матур фотолар куя. Василий спорт йөгерүе белән мавыга, әниләре исә лингвистик фактлар яза, үзен «күңелсезләнеп утыручы хуҗабикә» дип атый. Ул күп балалы гаиләләр клубы кысаларындагы проектлары турында сөйли, диелә бу хәбәрдә.

43 яшьлек хатын кулга алынган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

«Якынча версия буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатын 11 октябрьдә көндезге өч белән биш сәгатьләр арасында Пушкин шәһәрендәге фатирында була. Ул асып кую юлы белән 4 яшьлек улын үтерә. Баланың мәетен өйгә кайтып кергән әти кеше таба. Хатын җинаятенең сәбәбен аңлата алмый. Урында криминалистлар эшли. Материаллар туплана, туганнарын сораштыру бара», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100