Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы белән булган секс-җәнҗалдан соң Әстерхандагы мәктәпне япканнар

Моңа социаль челтәрләрдә яшүсмерләр чыгарган видеоязма сәбәп булды.

news_top_970_100
Укытучы белән булган секс-җәнҗалдан соң Әстерхандагы мәктәпне япканнар

Әстерхан мәктәбендә чыккан секс-җәнҗал яңа борылыш ала. Биология укытучысы - 35 яшьлек Екатерина һәм тугызынчы сыйныф укучысы арасында чыннан да мөнәсәбәтләр булганмы-юкмы икәнен Тикшерү комитеты ачыклый.

Социаль челтәрләрдә яшүсмерләр видео таратканнан соң, бу эш зурга китә.

НТВ хәбәр итүенчә, видеоны тәнәфестә, бер кабинетның ишеге һәм идән арасындагы ярык аша төшергәннәр. Моны махсус эшләгәннәр, ди дирекция. Янәсе балалар шулай итеп укытучыны шантажларга теләгән, әмма укытучы Екатерина шантажга бирешмәгән.

Хәзер бу видеоны Тикшерү комитетында өйрәнәләр, шулай ук тикшерү дә башлаганнар. Мәктәп җитәкчелеген дә, башка укытучылар да бу җәнҗал турында нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарта. Өстәвенә, олы классларда укучылар Екатеринаны бөтенләй белмибез дигән. Имеш, моңа кадәр бөтен укучыларга да ошаган бу ханым беркайчан да биология дәресләрен һәм өстәмә дәресләр дә алып бармаган.

Хәзер мәктәпнең ишекләре йозакка бикләнгән. Уяу каравылчы тәрәзәгә кем шакыганын һәм керергә тырышканын тикшереп тора. Моннан соң мәктәпкә керү сакчы шәхсән белгән кешеләргә генә рөхсәт ителә.

Балаларны укытучылар каршы ала. Чит-ятлар белән аралашмаска дип әмер биргәннән соң, аларны дәресләргә озаталар.

Мәктәптә тикшерү көтәләр. Директор — егерме еллык стажы булган педагог эшеннән китәргә карар кылган. Лилия Гороховага барыбер үз вазифасыннан китәргә туры килер иде мөгаен, чөнки нәкъ менә ул үз кул астына эшләүчене карап җиткермәгән дип гаеплиләр.

Ә укучыларның әти-әниләре җәнҗал чыгарган видеоның һәр кадрын тикшереп чыккан. Берәүләр начар монтажга игътибар итсә, калганнары исә мәктәптәге мәхәббәт «романы» турында белеп тә, аны яшергәннәр дип яшүсмерләрне сүгә.

Бер укучының әнисе: «Бу сценарий кебек, әле бу укытучы „Ел укытучысы“ исеменә дә ия. Күрәсең, ул балаларга яки әти-әниләргә ошамагандыр. Өстәвенә, бу 9 сыйныф. Чынлыкта да мондый хәл булганына ышанмыйм».

Бу хәл чыннан да, хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаек булган педагог белән булган. Өстәвенә, Екатерина — «Ел укытучысы-2019» конкурсының абсолют лауреаты. Әмма аның бер укучысы педагогның, чыннан да, еш кына артык җилбәзәкләнеп аралашканын әйтте.

Укучы кыз: «Билге куйганда аера иде. Кызларга карый, малайларга йомшаграк булды. Кайвакыт кочаклый иде. Тугызынчы, унынчы класста укучылар аны кулларына күтәрәләр иде. Шаярдылар», - ди сөйли.

Әгәр тикшерү видеода чыннан да Екатерина булуын исбатласа, аны балигъ булмаган баланы аздыруда гаепләячәкләр.

Укучы малай үзе дә мәктәпкә йөрми. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул сөйгәненә теләктәшлек белдерә икен. Укучы әйтүенчә, ул үзләренең яшь аермасында бернинди куркыныч та күрмәгән.

Ә Екатерина мәктәптән киткән һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларын бетергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100