Татар теле укытучылары укучыларының уңышлары өчен 115 мең сум алачак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларына акчалата бүләк бирү тәртибен раслады. Әлеге чара укучыларының интеллектуаль ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешүен тәэмин итүче педагогларның һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
115 мең сум күләмендәге акчалата бүләк дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында эшләүче, туган тел һәм әдәбияттан республика олимпиадаларында, шулай ук татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән укытучыларга биреләчәк. Билгеләнгән квота нигезендә ел саен иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 13 белгечкә бүләк тапшырылачак.
Бүләк алучыларны билгеләү өчен конкурс үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Бәяләгәндә эксперт комиссиясе укучыларның соңгы өч елдагы нәтиҗәләрен динамикада исәпкә алачак.
Конкурста катнашучыларга шулай ук берничә мәҗбүри таләп куела. Алар арасында салым бурычы булмау һәм федераль законнар таләпләренә туры килү дә бар. Әлеге бүләк бер тапкыр бирелә һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына финанслана, дип яза «Татар-информ»,