news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укучыларга физика, математика, информатика, химия, биологиядән уңышлар өчен грант бирәләр

news_top

Татарстанда мәктәп укучылары өчен берьюлы ике мәгариф проекты старт ала. 5-11 сыйныф укучылары өчен «Физик-математик алгарыш» һәм «Физик-химик алгарыш» проектлары кысаларында 400 укучы акчалата бүләк алачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты , «Иң яхшысы балаларга» һәм «Һәр баланың уңышлары» федераль проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.

«Физмат алгарыш» - балалар өчен физика, математика һәм информатикадан сәләтләрен үстерүчеләр өчен конкурс. Бүләкләү суммасы: 50 000 сум. Иң күп балл җыйган 200 катнашучы җиңүче булачак.

«Физхимбио алгарыш» - физика, химия яки биология белән кызыксынучы укучылар өчен проект. Проектның һәр җиңүчесе өчен бүләкләү суммасы 60 000 сум тәшкил итә. Иң күп балл җыйган 200 катнашучы җиңүче булачак.

Ике проектка да теркәлү 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр проектлар сайтларында узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар