«Әни күрәзәче хатынга барган. Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр бит. Юкка түгел инде ул. Бу хатын әнигә, 54 яшеңдә үләсең, дигән. Әнигә бүген 52 яшь. Төнлә йоклый алмый башлады, тамагыннан ризык үтми, гел шул хатынның сүзләрен уйлап йөри. Әнине нишләтергә белмим. Ә ул хатын дөрес күргән булса?..
Безнең нәселдә хатын-кызларга бәхет мулдан бирелмәгән. Бөтенебезнең язмышы аваздаш. Гаилә корабыз, балалар табабыз да, ирләр белән аерылышабыз. Кабат кияүгә чыгучылар да булды. Яңадан аерылыштылар. Бездә кешечә ир белән тора алган хатын-кызлар юк.
Кечкенә сеңлем минем кадәр дә тора алмады. Ел ярымнан аерылды иреннән. Сеңлем яшь, чибәр кыз иде, озак ялгыз йөрмәде, тиз арада икенче тапкыр кияүгә чыгып куйды. Бу юлы уңышлы да булды кебек. Кияү бик әйбәт, акчалы, яхшы эштә эшли. Әйбәт яшиләр. Сеңлемнең туен уйнатуга озак та үтмәде, мин ирдән аерылдым.
Ир эшен югалтты, бот күтәреп өйдә ята башлады. Өйдә көн саен скандал булды. Теңкәмә тиде тәмам. Тап-таза, дастыйн «мужик»ны яткан җиреннән торгызып эшкә җибәрә алмадым. Мин эшләгәнне ашап тик ятты рәхәттә. Мин 2 баланы алып иртә таңнан өйдән чыгып китәм, балаларны бакчага илтәм, үзем эшкә чабам, көне буе җәфаланып эшлим, кич балаларны алып өйгә кайтам. Ә өйдә ир телефонын тотып, кичке аш пешереп өстәлгә куйганны көтеп, сузылып ята. Кредитлар бар, түли алмасак, фатирдан куып чыгарачаклар, балалар белән урамда калачакбыз, шуны булса да уйла, дип тә карыйм. Селкенергә дә уйламый. Мине санга сукмаса сукмый инде. Балаларга ничек шулай «төкерә» ала икән?!
Беркөн төнлә телефонын актарып чыгарга дип сузылды кулым. Актардым. Шуның белән шул. Вәссәләм. Нокта куйдым. Аерылыштык. Танышу сайтларында оятсыз хатыннар белән язышып, аларның шәрә фотоларын карап яткан икән. Тәмам күңелем кайтты. Куып чыгардым.
Мин аерылышуга 1 ел да булмады, сеңлем Мәскәүдән, иреннән аерылып, Казанга кайтты. Иренә ияреп күченеп киткән иде. Эшләмәде дә, укуын да тәмамламады. Ире әйбәт иде. Рәхәттә яшәде. Ахыр чиктә елап кайтып керде әни йортына. Хыянәт иткәнен белгән. Тавыш күтәргәч, тегесе сеңлемне урынына утырткан – кыйнаган. Сеңлем шундук аерылып, бу кешедән китеп качу юлын караган. Әле ярый алай гына котыла алды.
Безнең нәселдә бер генә хатын-кызга да бәхетле язмыш туры килмәде. Беребез дә ирдән уңмады. Берәр төрле бозым-фәлән микән, сихер микән, белмим. Нәрсә уйларга да белмәссең. Әнинең үзен дә беренче кияве туй буласы көнне ташлап киткән булган. Ә безнең әти, оялмыйча, бөтен кеше каршында әнине мыскыл итеп, күрше авылда торучы хатын белән йөрде. Безнең дә язмышлар бәхетсез булды. Әни хәзер минем үсеп килүче кыз өчен кайгыра башлады...
Сеңлем белән булган хәлләрдән соң әни, берәүгә дә әйтмичә, күрәзәчегә барган. Белешергә, дип кенә барган идем, ди. Бу хатын моңа, кайчандыр нәселегездәге бер хатын башканың ирен тартып алган булган, дигән. Имеш, теге хатын көчле бозым ясаган булу ихтимал. Алай булмаса, каргышы төшкән булырга да мөмкин. Ничек кенә булмасын, бу хатын әнигә шактый эчтәлекле тарих сөйләп биргән. Әни ышанган инде. Йөрәгенә ябышкан. Бу хатын әнигә хәер-сәдака өләшергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, мөмкин кадәр күбрәк яхшы гамәлләр эшләргә тырышырга кушкан. Рәнҗеткән кешеләрең булса – гафу сора, берәр нәрсә сорап килүче булса – бир, дигән. Әни аптырап калган. 54 яшеңнән соң бернәрсә күрмим, дигән шунда күрәзәче хатын. Үлем юраган, кыскасы. Әнинең коты алынган.
Чабып кайтып, безгә сөйләде. Минем 1-2 ел гына яшисем калды, дип, берөзлексез такмаклый. Нишләтергә белмибез әнине. Йоклый алмый, тамагыннан ризык үтми. Эчә торган даруларын да эчми йөри башлады. Миңа хәзер эч ни, эчмә ни, 1-2 ел гомере калган кешегә дару эчеп тору кирәкми инде, ди. Сеңлем белән минем үзәк өзелә әнигә карап. Кеше алдап акча эшли торган шарлатаннарга ышанып утырма инде, әни, дибез. Тынычландырырга тырышабыз. Сине куркытырга, акча каерырга булгандыр нияте, дибез. Андый хатыннар нәрсә әйтмәс? Үләсең килмәсә, акча китереп бир дә, бозымыңны чыгарам, диясе булгандыр. Кем белә. Алар шулай кешене куркытып акча эшли бит инде. Әмма әни һич тынычлана алмый. Өзми-куймый үләсен сөйләп йөри. Болай дәвам итсә, әни үзенннән-үзе чиргә салышачак, сәламәтлеге тәмам бетәчәк. Чыннан да озак яши алмаячак болай барса. Иң курыкканым шул...
Дөресен әйткәндә, мин үзем дә шүрлим. Әни янында гына һич ышанмаган булам. Кем белә, бәлки, ул хатын чыннан да күрә торгандыр? Андый сәләтле кешеләр була бит ул. Алар бөтенесе дә ялганчы вә шарлатан түгел бит. Ә бу хатын дөрес күргән булса? Нишләрбез...
Интернетны актардым, укымаганым калмады. Кешеләргә үлем юрау очраклары белән таныштым. Бер дә юатырлык әйбер юк... Танылган кешеләр, йолдызларны гына карасаң да. Әйтик, җырчы Юлия Началовага үлем юраган булганнар. 2019 елда артистканы соңгы юлга озаткан чакта якыннары һәм туганнары бу хакта искә алган. Бер 10 ел элек җырчыга экстрасенс фаҗигале үлем юраган булган икән. Ул вакытта Юлия үзе дә, туганнары да бу сүзләргә ышанмаган. Әмма үләр алдыннан җырчы бер күрәзәче белән сөйләшкән, ул аңа шул ук сүзне әйткән. Үтерергә бозым ясаганнар, дигән. Юлия күрәзәченең сүзләрен «ялган» дип атаган, ышанмаган.
Актриса Анна Самохина бар иде бит әле? Аңа да үлем юраган булганнар икән. Бервакыт Анна Сербиядә көчле багучы белән күрешкән. Бу хатын актрисаның гомер сызыгы 46 яшьтән соң өзелә, дип күргән. Анна Самохина 47 яшендә үлде. «Битва экстрасенсов»та катнашкан бер экстрасенс моны аңлаткан да булган: янәсе, актриса багучының фаразына ышанган, шул сәбәпле, үзенә үзе үлем тартып китергән. Анна Самохина рактан китеп барды. Экстрасенс версиясе буенча, әгәр актриса багучының сүзләренә ышанып, үз-үзен иртә үләчәгенә ышандырып, борчылып, көенеп йөрмәгән булса, онкологик авыру килеп чыкмаган да булыр иде. Үзен үзе чирләткән, үзен үзе үтергән булып чыга.
Нәрсә уйларга да белмим. Ышанмаган кешеләр дә китеп барган, ышанганнар да үлгән. Нәкъ багучылар юраганча. Нишләргә соң инде? Күрәзәче хатын ялгышкан булып, әни үзен үзе үләсенә ышандырса, чыннан да 1-2 елдан китеп барса? Ә бәлки, ул хатын дөрес күргәндер? Әни өчен бик куркам... Без бик авыр хәлдә. Нишләргә дә белмибез. Укучылар арасында мондый нәрсәләр белән очрашкан кешеләр юк микән? Бәлки, берәр тарих белән бүлешүче, киңәш бирүче булыр? Бик рәхмәтле булыр идек».