news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укучы кызның бугазын кисеп, гәүдәсен базга ташлаганнар

news_top

Ульяновск өлкәсендә укучы кызның бугазын кисеп, гәүдәсен базга ташлаганнар.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ерткычларча үтерү җинаяте 3 апрель көнне Тумкино авылында кылынган. 14 яшьлек Влада өйдә ялгызы булган. Аның әнисе кунарга дип танышына китә һәм бу турыда кызын алдан кисәтә. 4 апрель көнне иртәнге 6 тирәсендә әнисе Владага шалтыратырга тырышып карый, ләкин трубканы алучы булмый.

Шуннан соң хатын танышына шалтыратып, укучы кызны тикшерүен сорый: өйдә барысы да кан эчендә була. Кан тамчылары Владаның сулышсыз гәүдәсе яткан базга таба сузыла.

Һәлакәт урынына шунда ук оператив хезмәтләр чакырыла. Тикшерү алып барыла, үтерүчене эзлиләр, полиция хезмәткәрләре шулай ук әнисе белән яшәгән ир-атны тикшерә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 апрель 2025
    Исемсез
    Баланы ялгыз калдырып, теләсә кайда кунып йөрүче анасы гаепле инде монда.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар