news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укучы балалар өчен иң файдалы ризыклар

news_top
Укучы балалар өчен иң файдалы ризыклар
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Мәктәп укучысының иртәнге ашында акрын углеводлар һәм аксымнар булырга тиеш. Бу хакта Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәгенең көндезге стационар мөдире, врач-терапевт, кардиолог, диетолог, липидолог Татьяна Залетова сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.

Белгеч сүзләренчә, баланың туклануы аның игътибар туплау, уку һәм эмоциональ йөкләнешне җиңү өчен бик мөһим. Иртәнге аш төп ашау булып тора. Ач бала глюкоза дефициты аркасында дәресләрдә игътибар туплый алмый. Укучы бала өчен идеаль иртәнге ашта акрын углеводлар һәм аксымнар булырга тиеш.

«Мәктәп укучысының сыйфатлы иртәнге ашы мондыйрак була ала: сөттә пешкән солы боткасы, аңа бер кашык чикләвек пастасы һәм җиләк-җимеш кисәкләре өстәргә була, яки яшелчәләр һәм тулы бөртекле ипи белән омлет. Ә бала иртән һич кенә дә ашарга теләми икән, һичьюгы бер стакан кефир яки шикәрсез йогурт һәм берәр уч чикләвекләр бирергә була», – дип киңәш итә табиб.

Балага мәктәптә тамак ялгап алу өчен җиләк-җимешләр, яшелчәләр, йомырка, сыр, чикләвекләр, хлебцы, тулы бөртекле крекерлар яки шикәрсез солы печеньесе биреп җибәрергә була. Бу ризыклардан канда шикәр «сикереп уйнамый» һәм алар энергияне акрынлап бирә, дип йомгаклаган диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар