Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучыларыбыз белән "туры элемтә": Табиб-нарколог - корвалолга бәйлелек, хатын-кызларда психоз сәбәпләре, "кодирование"нең зыяны турында

Тәмәке тарту, наркотиклар куллану, эчкечелек кебек яман гадәтләргә, заман афәтләренә киртә куеп буламы, бу авырулар дәвалауга бирешәме? “Туры элемтә”дә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева белән шул хакта сөйләштек.

news_top_970_100
Укучыларыбыз белән "туры элемтә": Табиб-нарколог - корвалолга бәйлелек, хатын-кызларда психоз сәбәпләре, "кодирование"нең зыяны турында

Резеда Хәева әйтүенчә, Республика наркология диспансерында наркомания һәм эчкечелекне дәвалау методларының иң алдынгылары кулланыла. Наркология диспансерының амбулатория, стационар, реабилитацияләү бүлекләре, реанимация палатасы булган интенсив терапия бүлеге, химия-токсикология лабораториясе бар. Амбулатор бүлекчәләрдә көндезге стационарлар һәм тәүлек буена медицина хезмәтен күрсәтү кабинетлары эшли. 

Алкоголь һәм наркотик бәйлелектән дәвалау озак вакытлы процесс, аны тәҗрибә туплаган белгечләр генә нәтиҗәле башкара ала. Белгеч-нарколог диспансерга авыр хәлле пациентлар, бигрәк тә күп тапкыр башка клиникаларда дәваланып, кодировать ителеп озак вакыт савыга алмаган авыруларның еш мөрәҗәгать итүен әйтте. “Эчкечелек, тәмәке тарту, наркотиклар куллану – бүген бу яман гадәтләр, заман афәтенә әверелде. Хәзер Казанда нинди генә дәвалау үзәкләре эшләми. Әгәр сезгә бер дәвалау сеансында наркомания һәм эчкечелектән дәваланырга тәкъдим итсәләр, андый буш вәгъдәләргә ышанмагыз, чөнки бу авырулардан берьюлы һәм тиз арада гына котылып булмый. Бер үк төрле кешеләр булмаган кебек, авырулар да бер үк төрле түгел. Нинди ысулны куллансаң уңышлы нәтиҗә бирәчәген, психологиягә кагылышлы комплекслы тикшеренүләргә таянып, белгечләр хәл итә. Үзәктә һәр пациентка аерым караш, аерым тәрбия. Безнең төп максат - эчкечелектән һәм тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән тулысынча дәвалау”, - ди ул. 



Казаннан Руслан соравы:

- Бер ай элек дисульфирам-депо препараты белән “кодирование” эшләттем. Дәваланудан соң билем авырта башлады. “Кодирование” организмга начар тәэсир итә дип ишеттем. Бу чыннан да шулаймы, аның аркасында билем авыртырга мөмкинме?

- Эчкечелек – спиртлы эчемлекләрне һәрдаим куллану нәтиҗәсендә арта баручы хроник авыру. Ул психик тайпылышлар китереп чыгара. Спиртлы эчемлекләр эчеп, башта күңел күтәрсәләр, аннары психологик бәйлелек формалаша. Бу начар гадәткә вакытында киртә куелмаса, авыру көчәеп китәргә мөмкин. Эчкән кешенең уй-фикерләре, тормышка карата мөнәсәбәтләре үзгәрә. Шуңа күрә аны дәвалау белән психиатрлар һәм психотерапевтлар шөгыльләнергә тиеш.

Иң элек “кодирование” хакында сөйләргә кирәктер. Әлеге дәвалау процедурасы 1975 елда табиб-нарколог Александр Романович Довженко тарафыннан уйлап чыгарылган. Хәзер “кодировать” итү ысулын киң кулланалар һәм аның нәтиҗәсендә эчкечелектән бөтенләй арынырга мөмкин дип саныйлар. Ләкин бу ялгыш фикер. Әлбәттә, кайберәүләргә кодлаштыру ярдәм итә ала. Тик араларында әллә ничә тапкыр барсалар да, дәвасын таба алмаучы, киресенчә, тагын да ныграк эчә башлаучылар да очрый. Кеше үзе теләмәсә, аны ирексезләп айнытып булмый. Иң беренче чиратта эчкече барысын да үзе аңларга тиеш. Шул очракта гына бу чирдән котылырга була. Ләкин котылу, дәвалану өчен шактый күп вакыт кирәк. Әлеге чир тиз генә узмый, эчәсе килү теләге дә бер дәвалау курсыннан соң гына басылмый, чөнки психологик бәйлелек дигән әйбер бар. Ул озакка сузыла. Күпләрнең айну теләге бик зур. Кайберәүләр үзләре генә эчкечелектән арына алмавын аңлап, туганнарына диспансерга илтергә куша. Андый пациентлар белән эшләү җиңел, чөнки аларның тиз арада тернәкләнәсе килә. Шулай ук бәйле­лекнең ни дәрәҗәгә җиткәнен ачыклау мөһим, шуннан чыгып, табиблар пациент белән эшли башлый. Эчкечелеккә бәйлелек очракларында психологлар, шәхес­нең психологиясен өйрәнә, аңа аерым дәвалау программасын төзи.

Беренче этапта авыручылар психологик тернәкләнү уза. Бу чорның максаты - элеккеге тормышыңдагы тискәре якларны искә төшереп, үз кыйммәтеңне билгеләү. Хәзер медицина алга киткән һәм психологик тернәкләнүнең дә төрле заманча ысуллары бар.

Русланның биле башка сәбәпләр аркасында авырта дип саныйм. Чөнки “кодирование” ысулы кеше организмына артык зур зыян салмый. Бу очракта аңа невролог, терапевка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Резеда Хәева спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин, диде. Бүген эчкечелек көннән-көн тамырларын ныграк җәя бара. Ел саен шул сәбәпле бик күп кеше, аеруча яшьләр үлә. “Таркалган гаиләләр, янгын һәм суицид очраклары, юл хәрәкәте фаҗигаләре - һәммәсе шушы куркыныч авыру аркасында килеп чыга. Алкоголь беркемне дә кызганмый. Илдә эчкечелектән ел саен меңләгән кеше вафат була. Шунысы үкенечле: араларында  яшүсмерләр бар. Бер кеше дә, эчә башлаганда, мин сәрхүш булам, дип уйламый. Бүген бер шешә, иртәгә тагын бер шешә – шулай түбәнлеккә төшәләр”, - ди ул.



Яр Чаллыдан Айрат соравы:

- Элек мефедрон кулландым. Хәзер витаминнар эчәм, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышам. Ләкин хәзер кәефем бик еш үзгәрә. Бу очракта миңа нәрсә эшләргә?

- Мефедрон кебек яңа синтетик наркотиклар кешенең организмына бик зур зыян сала. Алар аркасында төтен кан белән бөтен тәнгә тарала, бавырда туплана, нерв системалары какшый. Баш мие хакында аерым әйтергә кирәк. Ул агуны кертмәс өчен, капиллярларын “тарайта”, нәтиҗәдә, аңа кан белән кислород килү кискен кими. Шуңа авыруның акылы, уйлау сәләте түбәнәя, кәефе үзгәрә, сәламәтлеге какшый. Айратка тулысынча тернәкләнү өчен дәвалану курслары узарга кирәк. Мин аңа тәҗрибәле, югары квалификацияле табиб-наркологка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм.

Арчадан Гөлназ соравы:

- Иремә гипноз белән “кодирование” ясадылар. Аңа “Комбилипен” уколы кадатырга ярыймы?

- “Комбилипен” уколы витаминнарга бай. Әгәр дә ирегез хәзерге вакытта спиртлы эчемлекләр кулланмый, сәламәт яшәү рәвеше алып бара икән, уколны кадатырга мөмкин. Шулай да терапевт белән киңәшләшергә кирәк дип саныйм.



Зәйнәп соравы:

- Ирем бик нык эчә, аның өчен борчылам. Хәзер сатуда порошок кебек ак дарулар бар. Бу даруны ризыкка салсаң, аракы эчә алмыйсың, укшыта дип ишеттем. Иремә эчертеп карасам зыянлы булыр микән?

- Андый “чудо” дарулар белән генә эчкечелекне җиңеп булмый. Исерек кешегә эчертелгән бу порошок көтелгән нәтиҗәнең киресен бирергә мөмкин. Тора-бара андый препаратлар алкоголь тәэсирен арттыра гына. Нәтиҗәдә, организмга зур зыян килә. Күләме белер-белмәс бирелгән дарулардан кешенең үлеп тә китүе ихтимал. Гомумән, табиб киңәшеннән башка андый препаратлар бирергә ярамый. Шуңа күрә башта табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Табиб-нарколог Резеда Хәева тәмәке тартуның зыяны хакында да сөйләде. “Тәмәке тарту җитди авыртулар китереп чыгарырга мөмкин. Аның төтене организмга эләгеп бронхларга җыела бара, шулай ук бөер һәм бавырга эләгә. Никотин – нерв системасына, ашказаны, йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсир итүче агу. Никотин физик һәм психологик яктан бәйлелекне барлыкка китерә.

Яшьләр өчен тәмәке аеруча зыянлы. Ныгып бетмәгән нерв һәм кан тамырлары системасы тәмәкене кабул итә алмый. Статистик мәгълүматларга караганда  шул рәвешле ашказаны, бөер, бугаз яман шеше очрый. Шуңа күрә тәмәке тартыр алдыннан уйланырлык сәбәпләр күп”, - диде ул.

Казаннан Булат соравы:

- Хәрби кафедрага укырга керергә телим. Хәзер медицина күзәтүе узарга, кан тапшырырга, флюорография үтәргә, табибтан справка алырга кирәк. Ярты ел тәмәке тартам. Анализлар ярдәмендә минем тартканны белеп буламы?

- Булатка тәмәке тартуны ташларга киңәш итәм. Ул хәрби кафедрага керергә тели икән, аңа физик яктан нык, сау-сәламәт булырга кирәк. Медицина күзәтүе узганда сез кан түгел, сидек тапшырырга тиеш дип беләм. Анализлар ярдәмендә сезнең тәмәке тартканыгыз билгеле булачак.



Казаннан Лилия соравы:

- Исәнмесез. Минем сезгә шәхси проблемам хакында сөйлисем килә. Әнием 20 елдан артык эчә, алкоголь сатып алыр өчен өйдәге бөтен әйберләрне урлап сата. Исерек вакытта үз-үзе белән сөйләшә, агрессивка әйләнә. Аны “кодировать” итәргә телибез. Зыяны булмас микән?

- Наркоман кебек үк, эчкечеләр дә үзләренең халәтен чиргә санамый. Вакыты җиткәч туктармын, диләр. "Бүген генә эчәм дә, бүтән авызыма да якын китермим", ягъни: "Иртәгедән эчмәскә сүз бирәм", - диләр. Әмма иң аянычы да шунда: эчкече антларын, тәүбәләрен әйткәч тә эчүен дәвам итә. Үзен эчкечегә яки аны чиргә санамаган кешене хәмердән коткарыр өчен шактый күп эшләргә туры килә. Кызганычка, бүген безнең җәмгыятьнең иң зур бәласе дә әнә шундый эчкечеләрнең күпчелекне тәшкил итүендә шул. 

Алкоголь – ул агу. Аның нәтиҗәсендә төрле психологик тайпылышлар күзәтелергә мөмкин. Хатын-кызларда эчә-эчә психоз синдромы башлана. Ул агрессивка әйләнә, үзен белештерми, нәрсә эшләгәнен аңламас дәрәҗәгә төшә. Бу очракта тынычландыра торган уколлар ясатырга һәм тиз арада дәвалану курслары узарга кирәк. Чөнки 20 елдан артык эчкән кеше якын тирәдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра. Әниегезгә тормышны аракысыз да алып барырга мөмкин икәнен аңлатыгыз. Ул стрессны җиңәр өчен, рюмкага үрелмәсен. Спорт, туризм, бию, башка шөгыльләр ярдәмендә күңел ачарга өйрәнергә кирәк.

Сабадан Алсу:

- Минем ирем көн саен  0,25 - 0,7 литрга якын аракы эчә. Аннан соң сыра яки коктейль да эчеп куярга мөмкин. Миңа нәрсә эшләргә икән? Ул табибка барудан баш тарта һәм беркайчан да эчүне ташларга җыенмыйм ди. Безнең кечкенә балабыз бар, аның бу ямьсез күренешләрне күреп үсүен теләмим. Эчкечелектән ничек котылырга була? Зинһар, ярдәм итегез!

- Бу очракта эчкеченең бөтен гаиләсе зыян күрә. Монда комплекслы дәвалану кирәк. Минем фикеремчә, бәйлелек - тулы бер гаилә авыруы. Ул бөтен бер гаиләне җимерә. Иң беренче чиратта гаиләне саклап калу өчен белгечләргә, психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ни кызганыч, эчкече ата-аналар – бүгенге заманның иң мөһим проблемасы булып тора. Аларның балалары тиешле тәрбия күрми үсә, күбесе начар юлга баса. Социаль имин булмаган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән Татарстанда 2015 елда “Точка трезвости” дигән проект старт алды. Аның ярдәмендә күп кенә гаиләләрне эчкечелектән арындыра алдык. Иң мөһиме: кешене вакытында белгечкә алып барырга, дәвалатырга кирәк. Шунысын да истә тоту мөһим: алкоголик белән яшәгән кешенең үзенә дә психолог ярдәм кирәк. Аның нервлары таушалган була.

Балтачтан Айнур:

- Соңгы вакытта якын кешем корвалол эчү белән мавыга башлады. Берничә көн эчми торды да, янәдән тотынды. Мин бик нык борчылам, нәрсә эшләргә дә белмим.

- Сез районыгыздагы табиб-нарколог янына бара аласыз. Соңгы вакытта корвалол куллану очраклары еш күзәтелә. Аның составында фенобарбитал бар, аның нәтиҗәсендә бәйлелек туа. Шуңа күрә тынычландыра торган даруларны табиб күрсәтмәсе ярдәмендә генә кулланырга мөмкин.



Ютазыдан Азамат:

- Исәнмесез! Мин 3 ел эчкечелек белән табиб-наркологта учетта торам. Тиздән машина йөртү таныклыгын алыштырыр вакыт җитә. Аны алыштыру өчен учеттан төшәргә кирәк буламы?

- Тиешле закончалыклар нигезендә хроник алкоголизм, наркомания, токсикомания белән авыручыларга транспорт белән идарә итү, таныклык алыштыру хокукы бары тик дәваланганнан соң һәм исәптән төшкәннән соң гына рөхсәт ителә.

- Казаннан Гүзәлия:

- Якын кешем 2 тип шикәр диабеты белән авырый, сулаганда ацетон исе килә. Алкотестор 0,19 промилле күрсәтә. Аның исерткеч эчемлекләр кулланмаганын нинди анализлар ярдәмендә исбат итеп була?

- Бу сорау белән күпләр мөрәҗәгать итә. Ләкин алкотестор ацетонны күрсәтә дип санамыйм.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100