news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укучыларның иртәнге ашны ашамавы акыл эшчәнлегенә тәэсир итәме?

Күпчелек укучылар, яшьләр иртәнге ашны ашамый. Галимнәр моның укуга нинди йогынты ясавын ачыклаган.

news_top
Укучыларның иртәнге ашны ашамавы акыл эшчәнлегенә тәэсир итәме?
Лидсап университеты тикшеренүчеләре 16-18 яшьлек студентларның туклану гадәтләрен һәм аларның урта белем турында аттестатларындагы уртача баллны анализлаган дип яза "Здоровье" журналы. 

Барлыгы 300 кешене сораштырганнар. Һәм 29 процент кешенең иртәнге ашын сирәк яки бөтенләй ашамавы ачыкланган. Һәм бу яшүсмерләр, иртәнге ашны калдырмаган яшьтәшләренә караганда, мәктәп фәннәрен начаррак үзләштергән. 

Галимнәр фикеренчә, дөрес иртәнге аш укучының өлгерешен арттыра, акыл эшчәнлеге өчен тиешле энергия бирә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар