Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучыларга мәктәптә авыру ияртмәс өчен киңәшләр

Баланың сумкасында антисептик булырга, ул үз-үзен тоту кагыйдәләрен белергә тиеш.

news_top_970_100
Укучыларга мәктәптә авыру ияртмәс өчен киңәшләр
Рамил Гали

Белгечләр мәктәптә укучыларны авырулардан саклау өчен киңәшләр бирде. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

«Мәктәпкә кергәндә портфельдә антисептиклы салфеткалар бармы икәнен тикшер. Мәктәпкә кергәч, антисептиклы салфеткалар белән кулыңны чистарт. Шулай ук кирәк чакта (борын сеңгергәч, йөткергәч яки төчкергәч) куллан. Дәрес башланыр алдыннан эш урыныңны антисептиклы салфетка белән сөрт. Компьютер куллансаң, тычканны һәм клавиатураны сөрт», — диелә хәбәрдә.

Балаларга кием сайлауда да киңәшләр бирелә. Өс киемнәре җылы, алмаш аяк киеме дә уңайлы булырга тиеш. 

Мәктәптә көн саен балаларның температурасын үлчиячәкләрен истә тоту кирәк.

«Сыйныфка беркетелгән бер кабинетта гына шөгыльлән. Пандемия вакытында физика, химия, хезмәт, физкультура, чит тел һәм информатикада тыш башка дәресләр бер бүлмәдә генә булуын истә тот. Бу профилактиканың төп чараларының берсе — ул турыда онытма», — диелә хәбәрдә. 

Тәнәфесләрдә арка һәм муен мускулларын йомшарту өчен күнегүләр, күзләр өчен гимнастика ясарга киңәш ителә. 

Төчкергәндә борынны һәм авызны бер тапкыр куллана торган салфетка яки кулның терсәк өлеше белән капларга киңәш ителә. Бүлмәне даими рәвештә җилләтергә, дәрес вакытында физкультминут ясарга, дөрес тукланырга һәм кулларны гел юып торырга кирәклеген дә искә төшерәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100