news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми?

Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 сыйныф укучылары катнашты.

news_top
Укучылар мәктәптә кайсы фәннәрне укырга теләми?
pixabay.com/ru

Россия мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучыларының 69 проценты ОБЖ (тормыш иминлеге нигезләре), 57 проценты — технология, тагын 38 проценты астрономия фәнен укырга теләми. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәктәп укучыларының 22 проценты мәктәптә дини/православие мәдәнияте нигезләрен өйрәнергә теләми. Укучылар белдерүенчә, динне өйрәнү - һәркемнең шәхси эше.

Укучыларның 17 проценты туган якны өйрәнү белән шөгыльләнмәскә теләр иде.

Шулай ук җавапта респондентларның 10 проценты сызым, физика, химия, математика дип тә җавап биргән, чөнки алар «БДИга әзерләнергә комачаулыйлар» икән. Якынча 15 процентның музыка һәм рәсем дәресен укыйсылары килми.

Сораштыруда Россиянең 74 регионыннан 1,7 меңнән артык 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар