Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучы кыз дәреслектә хата булуын исбатлаган һәм БДИдан 100 балл алган

Хәзер бу кыз үзе хыялланган юнәлештә белем ала.

news_top_970_100
Укучы кыз дәреслектә хата булуын исбатлаган һәм БДИдан 100 балл алган
Салават Камалетдинов

Воронеж шәһәрендә яшәүче Дарья Ковалева җәмгыять белеме дәреслегендә хата булуын исбатлаган. Шуннан соң аның БДИ билгесен кабат караганнар һәм 100 балл биргәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ковалева сүзләренчә, БДИга әзерләнгән вакытта ул федераль исемлектә тәкъдим ителгән уку дәреслеген куллана, шунда төшенчә һәм терминнарның билгеләмәләрен табып, өйрәнә. Имтихан вакытында ул «социаль мобильлек» төшенчәсенең дәреслектәге билгеләмәсен китерә. Ләкин эшне тикшерүче комиссия җавапны тулы түгел дип таба һәм Дарья 99 балл ала.

Укучы кыз моның белән бәхәсләшергә карар кыла һәм апелляциягә бирә. Шуннан соң комиссия аның расламаларын тыңлап, уку әсбабында хата булуын таный, кызга 100 балл куялар.

«100 балл — укырга кергәндә өстенлек бирә, ул һәр укучы өчен максат булып тора. Мин үзем теләгән югары уку йортында, үзем хыялланган юнәлеш буенча укыйм», — дип сөйли Дарья.

Ул «Югары икътисад мәктәбе» тикшеренү университетында бюджет урынында «Социология» белгечлеге буенча белем ала, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100