Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучы баланы трамвайдан куып төшергән кондуктор эшеннән алынган

Укучы баланы трамвайдан куып төшергән кондуктор эшеннән алынган

news_top_970_100
Укучы баланы трамвайдан куып төшергән кондуктор эшеннән алынган
Магнитогорскида укучы кыз баланы трамвайдан суык урамга куып төшергән кондуктор эшеннән куылачак. Бу хакта "Маггортранс" компаниясе хәбәр итә.

13 яшьлек кыз бала мәктәптән кайтып килә. Ул 35нче номерлы трамвайга утыра. Кыз кондукторга илле сум акча бирә. Тик бу акча ертылган була. Шуннан соң кондуктор баланы трамвайдан куып чыгара. Кыз әтисенә шалтырата. Ата кеше эшеннән сорап китә һәм трамвай депосына барып шикаять яза.

Кызның әтисе бу вакыйга турында «74.ру» порталына сөйли. «Кызым авырып китте. Аңа 13 яшь. Хатыным мәктәпкә шалтыратып әйткәч, баланы соңгы дәрестән җибәрделәр. Кызым Энгельс тукталышына килгән. Трамвай да килеп җиткән. Кызым трамвайга утырган һәм юлга түләү өчен илле сум акча биргән. Кондуктор акчаны алмаган. «Мондый купюраны кассада алмыйлар» дип, баланы трамвайдан төшереп калдырган», — дигән ул.

"Маггортранс" инцидент өчен гафу үтенә. Кондуктор юл йөрү өчен түләү кабул итү инструкциясен бозган, моның өчен ул эшеннән алыначак", - дип язган Магнитогорск мэриясе матбугат хезмәте.

Кондукторларның бригадиры һәм цех начальнигы премиядән азат ителгәннәр. "Бөтен хезмәткәрләр белән профилактик сөйләшү уздырылачак", - диелә хәбәрдә.

Бу хәлне Тикшерү комитеты да ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100