news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Укучы бала сукканга укытучының баш мие селкенгән

Хатын-кыз педагог ике яшүсмерне аермакчы булган.

news_top
Укучы бала сукканга укытучының баш мие селкенгән

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә укытучы хатын-кыз сугышып яткан укучыларны аермакчы булган. Шул вакытта педагогның баш мие селкенгән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының өлкә буенча идарәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер биредә полиция тикшерүе бара.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре Сызраньдагы уку йортларының берсендә педагог имгәнү сәбәпләрен ачыклый. Башлангыч мәгълүматлар буенча, укытучы хатын-кыз ике яшүсмер арасындагы конфликтка кысылган. Шуларның берсе аның башына суккан», — дигән хокук саклаучылар. 

Педагог хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Анда, аңа «баш мие селкенгән» дип диагноз куйганнар. Хәзерге вакытта яшүсмерләр, аларның ата-анасы, шаһитлар белән эшлиләр, вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар